Үткәнгә – хөрмәт, киләчәккә ышаныч белән
Уразлы авылында зур тарихи бәйрәм уздырылды. Нәкъ ике ел элек иске мәктәп бинасы вазифасын башкарган, инде озак еллар ташландык хәлдә булган бу бинада музей ачылган иде. Авыл халкы шушы бинаны чистартып, анда экспонатлар җыйды. Ә хәзер инде музей – авыл халкының иң яраткан урыннарының берсенә әверелде.
Янып калсын гомрең маяк булып,
Үзеңнəн соң калган буынга.
М.Җәлил
Әйе, бик хак, матур сүзләр. Үзебездән соң килгән буынга без үткәнебезне, мирасыбызны, тарихыбызны биреп калдырырга тиешбез. «Тарихын белгән үлмәс», – дип тикмәгә әйтмәгәннәр бит. Чыннан да, агач тамырсыз булмаган кебек, кеше дә үзенең тамырлары, үзе үскән төбәге, авылы турында кызыксынмыйча яши алмый дип уйлыйм. Менә шул максаттан чыгып, Уразлы авылында зур тарихи бәйрәм уздырылды. Нәкъ ике ел элек иске мәктәп бинасы вазифасын башкарган, инде озак еллар ташландык хәлдә булган бу бинада музей ачылган иде. Авыл халкы шушы бинаны чистартып, анда экспонатлар җыйды. Ә хәзер инде музей – авыл халкының иң яраткан урыннарының берсенә әверелде.
Ә инде тарихка күз салсак, бу бина берничә гасырдан бирле үзенең кыйммәтен югалтмый. 1874 елда Уразлыга имам булып килгән Мөхәммәтгали хәзрәт шушында 30 елдан артык хезмәт куя һәм шушы өйдә яши. Хәләл җефете Хәсәнә белән аларның 8 балалары туа. Мөхәммәтнәҗип исемле уллары да әтисе эзеннән китә. Апанай мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, Уразлы авылына имамхатыйб итеп билгеләнә. 1928 елда репрессияләр башлангач, Мөхәммәтгали кулга алына. Ә аның улы 1937 елда 10 елга хөкем ителә. 1935 елда әлеге бинага Уразлының башлангыч мәктәбе урнаша. 1995 елда хәзрәтләр йорты мәдәният йорты булып хезмәт итә башлый. Клуб башка җиргә күчкәч, бу бина 2023 елга кадәр ташландык хәлдә була. Әлбәттә, авылдашларымның моңа бик йөрәкләре әрни. Ничек шундый бай тарихлы муллалар йорты кызганыч хәлдә калсын? Авылым өчен яныпкөеп торучы кешеләр бу эшне үз кулларына ала һәм кыска вакыт эчендә бинаның эчке һәм тышкы якларына тәртип салына. Музейны сафка бастыру өчен һәр кеше үзенең көчен кертә: кемдер эспонатлар җыя, кемдер аларга биркалар ясый, кайберәүләр музей тирәсенә чәчәкләр утырта.
Быел музей булып хезмәт итүче әлеге бинага ике ел. Шул уңайдан авылдашларым зур тарихи бәйрәм оештырырга булды. Бәйрәмгә Казан шәһәреннән тарих белгече Гөлшат Мостафина һәм шушы авылдан чыккан данлыклы кешеләр кайткан иде. Гөлшат апаның нәсел җебе нәкъ менә шушы йортка барып тоташа. Бәйрәм музей яныннан башланып, клубта дәвам итте. Авылдашларым бәйрәм табыны янында аралашып, тәмле пылаудан авыз итеп, рәхәтләнеп ял итте. Әлеге тарихи бәйрәмне оештыруда аеруча да күп хезмәт куйган Айдар абый Ибраһимовка, имамыбыз Рәис абый Әхмәтовка, абыстаебыз Идария апа Гыйльфановага һәм күп еллар мәдәният йортының мөдире булып эшләгән Фәридә апа Сафинага олуг рәхмәтләремне җиткерәм.
Алсу Хафизова. Уразлы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев