Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Үтәнгештә 5000, Никольскийда – 8000

Кунаклар, республикакүләм семинар яки тәҗрибә уртаклашу делегациясе, берәр төрле тикшерү килсә һәм башка шундый җитди чаралар оештыру таләп ителгән очракларда районыбызның йөз аклыгын, уңганлык-булганлыгын күрсәтерлек, кем әйтмешли, «палочка-выручалочка» булып торучы Олы Яке җирлеге бар.

Бу һич кенә дә күз буяу өчен түгел, ә чынбарлык­та да үрнәк булырлык, күп кенә авыллар елдан ел бетү ягына авышканда, үзенә соңгы вакытта эшмәкәрләрне җәлеп итүче җирлек бу. Халкы да, башлыклары Фирая Фәйзуллина кебек үк үҗәт, тырыш инде. Таләпчән дә. Әгәр дә нинди дә булса тән­кыйтьме, канәгатьсезлекме булса, күңелендә яшереп тотмыйча, турыдан ярып әйтә торган усал да.

Шуңа күрә, хисап сессиясендә халыкка зарларын җиткерергә сүз бирелү белән тоташтан җирлек башлыгына рәхмәт ява башлагач, аптырап калдык бераз. Якташларының шундый җылы сүзләреннән соң Фирая Бариевна хәтта уңайсызланды да кебек. Еш ишетәләрмени җирлек башлыклары ул рәхмәтләрне?! Гадәттә киресенчә шул. Ә бу юлы күңелләр тулырлык булды. Минем биредәге тормышка бернинди катнашым булмаган читтән күзәтүче булсам да, язмамда олы якелеләргә җитәкчеләренең тырышлыгын ра­йон вәкиле каршында «биш­ле»лек бәяләүләре өчен рәхмәт әйтәсем килә. Чынлап, һәр җирлек башлыгы мөмкин булганның барысын да эшли инде ул, тик менә мөмкинлекләр төрле җирдә төрлечә. Шул гына.


Әйтелгән рәхмәтләр гадел. Көн булса да, төн булса да тынгысыз хезмәтендә Фирая. Хатын-кыз башы белән ничек эшли, өлгерә, булдыра икән, дибез. Җирлекне яхшы якка үзгәртү өчен нинди дәүләт программалары бар, безне берсеннән дә төшереп калдырмый, дип башлады сүзен Каратмән авылы имам-хатыйбы Әхтәм хәзрәт Ибраһимов. – Шулай да бер Фираяга гына ышанып булмый, үзебез дә аңлап, яшәгән җиребезне җыеп, тәртиптә тотарга тиешбез. Өмәләргә бик начар чыгабыз, җәмәгать. Аннары, Яке дә, Уразлы да карала – гел күз уңында, ә менә Каратмән читтә калып килә. Бездә юл ватылып бетте – шуны планга кертеп булмасмы икән? Су скважиналары бар, балалар да, көтү дә йөри, тирәсен тотып куясы иде. Борщевик баса, аңа каршы көрәш сүздә генә калмасын иде, аны бетерүне оештырырга кирәк. Болай барса, бездән соң бу якларга кеше дә якын килә алмаячак.

– Каратмән балтырган буенча программага керде. Күл дә керер, Якенеке керде. Үзем дә шул авылдан булгач, минем дә ясатасым килә. Тагын бер шатлыклы хәбәр, мәдәният йортына кадәр быел Каратмәндә асфальт салыначак, дип җавап бирде Фирая ханым.


Гөлнур Шакированың: «Нигә мәдәният йортына кадәр генә соң ул юл, башка урамнарда да кеше яши бит», дигәненә, асфальт крошкасын быел салырга тырышырбыз, диде.


Әйе инде, бар да яхшы була алмый беркайда да, Олы Яке җирлегендә дә хәл итәсе мәсьәләләр бар. Автобус тукталышына платформа кирәклеген кузгатучы сүзенә кушылып, Фирая Бариевна үзе дә «тротуар да сора әле, протоколга керсен», дип өстәде.


Күпер астын, яр тирәләрен куаклар бас­ты, МЧС мондамы, шуларны кисәсе иде, – дип сүз алучыга: «Менә Рөстәм абый, өмә оештырабыз да кисәбез, яме. Сине бу эшкә башлык итеп билгелибез. Миннән пылау», – дигән тәкъдим әйтелде башлык­тан.

Җирлектә лейкозлы сыерлар проблемасы да кискен тора, моны Рәмзия Ихсанова күтәрде:
Лейкозлы сыер асраучылар сөтләрен шулай ук тапшыра, хәзер сөт ризыкларын сатып алырга да куркыныч. Хәтта сатып алырга да юк авырмаган сыер, көчкә таптык. Авылдагы ул лейкозлы терлекләрне берәр нәрсә эшләтергә кирәктер инде, тиздән көтү вакыты җитә, сәламәтләренә дә ияртә бит,диде ул.


Бу теманы җирлек башлыгы үзенең чыгышында да әйтеп узды һәм аның хәл ителергә тиешлеген ассызык­лады. Бүгенгесе көндә Олы Якедә – 14, Каратмәндә 15 сыерда лейкоз ачыкланган. Уразлыда юк.


Җирлектә ун кресть­ян-фермер бар, биш фермер җиләк, икәү яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Бер фермер кошлар үстерә, берсе сыерлар асрый, умарта кортлары тотучы тырыш егетләр дә бар. Соңгы елларда җиләк үстерүче «Тат Ягода» һәм күк җиләк, кара җиләк, ремонтантлы кура, башка төрле җиләкләр, кыш көне кыяк суган үстерүче «Рассвет» оешмасы барлык­ка килгән. «Эко отель Гектария» ял итү комплексы төзелгән. Авыл халкының вакыты юк инде аның, бирегә шәһәрдән кайтып ял итәләр икән.


Җирлектә яшәүчеләрнең үзсалым программасында актив катнашулары яхшы нәтиҗәсен бирә, әлбәттә. Быел Үтәнгеш авылында – 5000, Никольское авылларында 8000 сумнан җыярга хәл иткәннәр. Үзем язам, үзем бу саннарны күреп шаккатам: кайсыбер җирлекләрдә 500 сумны үз вакытында тапшыра алмыйлар. Бу суммаларны хөкүмәт дүрткә тапкырлагач хәйран гына җыела, димәк эшләр дә күбрәк башкарыла дигән сүз.

Алар инде планлаштырылган һәм Фирая Фәйзуллина барысын да җыенда тәфсилләп сөйләде. Узган елгы суммага килгәндә, барысы да кулланылган, диярлек, Каратмән авылының клуб урамында юлны карау өчен билгеләнгән...

 

Дәвамын газетабызның 22 февраль санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев