Урысбагада бик матур күл барлыгын беләбез һәм анда балыклар да рәхәтләнеп үсә, үрчи
Балык тотарга яратучыларның, шундый урын барлыгын белә торып, ничек йөрәкләре түзсен инде, ә?!
-Без дә барып кармак салган бар, ник бер кечкенә генә булса да ике йөз граммлы маймыч эләксен! Шул, пычракка гына батып кайтабыз. Ә менә Урысбагада атлар караучы булып эшләүче Бәчек егете Рәдиф Әхмәдуллин ел саен шаккатыра! Әнә тагын алты килограмм ярым авырлыкта сазан тоткан! Көне дә җилле бүген, эләкмәс, диеберәк киткән иде. Исебез китә инде аңа. Молодец дими, ни дип әйтәсең. Берәр серен белә торгандыр, мөгаен, - дип сөйли Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин. – Улын да үзеннән калдырмый, берәр вакыт Рәдис әтисен дә уздырып җибәрер әле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев