Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Урау юллар аша

Укытучы... Һәммәбезгә мәгълүм: белем бирүче генә түгел, тәрбияче дә ул.

Укучылары арасында абруе зур булсын дисә, мөгаллим балаларны яратырга, аларның барлык четерекле сорауларына җавап бирергә әзер булырга тиеш. Һәм...үзенең әхлакый йөзе турында да онытмаска!


Язмам герое Фәрдәнә Ишметова нәкъ шундыйларның берсе. Ул укытучы һөнәренә урау юллар аша килә. Түбән Урысбага мәктәбен тәмамлагач, хезмәт юлын «Тукай» исемендәге колхозда нормировщица булып башлап җибәрә. Читтән торып Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының бухгалтерлар әзерли торган бүлеген тәмамлый. Шул ук елларда колхозда хезмәткә түләү буенча экономист булып эшли.

Ә инде 1988 елның августында Түбән Урысбага урта мәктәбенә математика укытучысы булып эшкә урнаша. 1991-1997 елларда читтән торып Казан дәүләт педагогия университетының физика-математика бүлеген тәмамлый һәм җиң сызганып, яңа һөнәрне үзләштерергә керешә.

Беренче чиратта, математика кабинетын тиешенчә җиһазлауга ирешү, дәресләренә тулы итеп әзерләнеп, темаларны аңлату, балалар белән дәрестән тыш та күп эшләр, шулай ук җәмәгать эшләрен башкару... Гадел укытучы үзенә һәм башкаларга карата да таләпчән була. Укучыларның иҗади эшчәнлеген үстерү өстендә зур эш башкара. Яңа педагогик технологияләр кулланып, уңай нәтиҗәләргә ирешә. Укытучылар эшенә иң дөрес бәяне, минемчә, аның укучылары, әти-әниләр бирә. Күп еллар Урысбага мәктәбендә укытып, абруйлы укытучы булып җитешә.


Хәзерге вакытта Фәрдәнә Госмановнаның укучылары аны хөрмәт белән, яратып искә ала. Тормыш иптәше Рифкать белән алар ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Кече кызлары Руфия хәзерге вакытта «Сабантуй» газетасында баш мөхәррир урынбасары булып эшли.
Шушы көннәрдә Фәрдәнә Госман кызы күркәм юбилеен билгеләп үтә. Ә без исә, Түбән Урысбага мәктәбе коллективы, гомер бәйрәме уңаеннан аңа бары тик сәламәтлек, якыннарының рәхәтен күреп, тормыш иптәше белән пар канатлар булып, озын гомер итүен теләп калабыз.


Әлфия Рухина,
Түбән Урысбага мәктәбенең
профсоюз оешмасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев