Укулар чит төбәктә яшәүче милләттәшләрне дә берләштерә
1994 елдан уку-укыту, тәрбия эшен татар телендә алып барган С.К.Гыйматдинов исемендәге гимназия үз исеменә бүген дә тугры булып эшли. Осиново кебек күп милләт халкы бер урында яшәгән бистәдә урнашуына карамастан, гимназия милли уку һәм тәрбия үзәге булып тора.
Бик тә мөһим чарага кунак булып килгәч, мәктәп укучылары «Эх, иң шәпләре, татар яшьләре, алга барабыз, бергә без булдырабыз!» дигән җырга биеп, ишек төбеннән үк музыкаль композиция белән каршы алды. Менә шулай, биредәге җылы мохит, затлылык бинага аяк атлауга сизелә.
– Безнең төп максатыбыз белем сыйфатын күтәрү генә түгел, укучыларны тормышка яраклы шәхес итеп тәрбияләү. 2019 елда «Хәзерге мәктәп», «Үсеш ноктасы» программасы старт алды. Кабинетлар ремонтланды, материаль база заманча техника белән тулыландырылды. Бүгенге көндә бик күп проектларны тормышка ашырабыз. «С.К.Гыйматдинов укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе быел бишенче тапкыр уздырыла һәм ул беренче тапкыр чит төбәкләрдән дә катнашучыларны кабул итә, – дип сөйли гимназия директоры Гөлинә Саттарова.
Гимназиядә балаларның сәләтен күтәрү белән дә ныклап шөгыльләнәләр. Конференцияне ачу тантанасында без моны яхшы күрдек. Укучылар татар әкиятләрен инглиз, рус, татар телендә сәхнәләштерде. Өч телдә дә камил, чын артистларча сөйләүләренә, биюләренә һәм җырлауларына таң калдык. Гимназия үз казанында гына кайнап ятмыйча, чит төбәкләр белән дә тәҗрибә уртаклаша. Теле-күпер ярдәмендә Түбән Новгород, хәтта Австралиядә яшәүче милләттәшләребез белән дә аралашып торалар, хатлар алышалар.
Укучыларның эшен тыңлап, нәтиҗә чыгару өчен әлеге конференциягә КФУ профессорлары, доцентлар килгән иде. «Үз эшен күрсәтеп, бер-ике тапкыр ялтырап алучылар була, ә менә сезнең кебек һаман ялтырап торалар икән, димәк коллектив дус, бердәм, әйбәт мөнәсәбәттә эшли. Гел шулай алга барыгыз!», – дип, Осиново гимназиясе педагоглары һәм укучыларына үзенең югары бәясен татар әдәбияты галиме, профессор Хатыйп Миңнегулов җиткерде.
Сәламләү сүзләреннән, укучыларның эчтәлекле чыгышларыннан соң, катнашучылар сигез секция буенча бүленеп эшләде. Шулай ук Zoom-конференциягә 30 кеше язылган иде. Республикабыз районнарыннан тыш, Түбән Новгород өлкәсеннән дә чыгыш ясаучылар булды. Мин үзем, журналист буларак, төрле секцияләр эшен тыңладым. Тырышып әзерләнгән укучыларның күп булуы сөендерә. Һәрвакыттагыча, Норлат мәктәбе актив. Педагоглар Роза Ягудина, Гөлнур Хәйруллина, Рәмзия Латыйпова, Лилия Фәхретдинова, Марс Бикмуллин әзерләгән укучылар лаеклы чыгыш ясап, югары нәтиҗәләргә иреште.
Һәр укучы дипломнарга лаек булды һәм әлеге конференциядәге чыгышлар тупланган җыентык яңа гына табадан төшкән иде. Димәк, укучыларның бер генә язылган эше дә югалмый. Аннан, күңелгә тигән бер мизгелне генә әйтмичә булдыра алмыйм: Түбән Новгород төбәгеннән укучылар саф татар телендә сөйләгәндә, безнең татар мәктәпләре, хәтта авылныкылар да, эшләрен авыз тутырып русча бәян итте. Ник, мәсәлән, Акъегет мәктәбе укучысы өч минутлык докладын үз ана телендә яклый алмыймы? Русча белүләре әйбәт, сүз дә юк, әмма ана телебездә без дә сөйләшмәсәк, кем сөйләшер?!
Шәҗәрә, әхлак, тәрбия, туган як һәм аның экологиясе кебек актуаль темаларны колачлаган әлеге конференциягә зур «5»ле куярлык. Киләчәге дәвамлы булачагына шигем юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев