Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Тыл ветераны Хәнифә Хәйрулла кызы 1927 елда Апас районының Дүртөйле авылында күп балалы гаиләдә туа

Колхозлашу елларында гаилә башлыгы Хәйрулла абзый нигәдер колхозга керүне кичектерә.

Шулай беркөнне властьлар киләләр дә сыерны, атны, өйне, капкаларны сүтеп, булган икмәкне төяп алып чыгып китәләр. Сигез кеше кечкенә генә келәттә яшәп кала. Ике капчык бодайны яшереп өлгерәләр.
 

– Шуны әз-әзләп алып кереп, юып ашый идек, – дип искә ала Хәнифә апа. – Кечкенә булсам да, әнинең елый-елый сөйләгәне истә калган. Безнең атны авылда күпер салганда аяусыз эшләткәннәр, бүрәнә тарттырып, көн-төн балчык ташытканнар. Атның аяк­ка басарлык хәле калмагач, мескен, егылып үлгән, югыйсә көчле, таза ат булган.


Хәнифәгә 4 класс кына укырга туры килә. Тамагы тук булыр дип, Мәскәүдә яшәүче абыйсы Хәмидулла бала карарга үзе белән алып китә. Башкалада дүрт ел яши Хәнифә, Мәскәү белән таныша, әйбәт кенә русча сөйләшергә өйрәнә.


1941 ел, Бөек Ватан сугышы башлана. Абыйсын сугышка алалар, гаиләләрен туган якка эвакуациялиләр. Бу вакытта авылда әтиләре үлгән була. Балалары кайсы кая таралышкан, ике улы – сугышта, ике кызы – Ташкент ягында. Аларны Мәгъсүмә әнисе белән Миңлеҗиһан апасы каршы ала. Өйдә бер бөртек икмәк, мичкә ягарга утын юк, сыер булмагач сөт тә, май да юк. Бераздан эвакуацияләнгәннәр дип икмәк, он бирәләр, тамак­лары туя башлый.


Сугыш вакытында Миңлеҗиһан апасы иң авыр эшләрдә эшли, арышын да, бодаен да ура, җигелеп сабан тарта, аннан тракторга утыра.
1942 елда Хәнифәгә 15 яшь тула. Шул елны авылдан берничә кызны Паратскига ФЗОга укырга җибәрәләр. Дәресләр башлана, ә сагынуга чара юк. Бер кыз белән качып, авылга кайтып китәләр.

Авыл Советы рәисе килеп кызларны «дезертирлар» дип орыша-орыша, хәзер үзегезне дә, әниләрегезне дә 5әр елга утыртабыз, – дип, район үзәгенә милициягә алып китә.

Елый-елый барганда, Аллаһның рәхмәте, каршыларына кызларны эзләп мастерлары кайтып килә. Бу алар өчен сабак була, башка кайту турында уйламыйлар да. Укуны озакка сузмыйча, Серго исемендәге заводка урнаштырып, станок артына бастыралар. Кызлар снаряд ясый башлый. Ифрат чыдамлылык, көч таләп ителә яшь кызлардан. Эшче куллар җитешми, ял көннәре бөтенләй булмый. Оборона заводларына план арттырып бирелә. Заводтан чыкмыйча эшләүчеләр дә була. Сугышта атылган һәр өч снарядның берсе Серго исемендәге заводта җитештерелә.

«Бик тырышып эшләдем. Җиңү өчен, фронт өчен дип хезмәт иттек. Мулла Иле кызлары Хәлимә Төхвәтуллина, Рәшидә Гыйззәтуллина, Фәһимә Кәлимуллиналар белән бергә иртә таңнан караңгы төнгә кадәр эшли идек. Торырга тулай торак бирделәр, көнгә 700 грамм ипи бирәләр. Шул ипине өч тапкыр ашарга дип бүлеп куя идек. Мин һәрвакыт биргән норманы арттырып үтәп бардым. Норманы үтәгәч, кайнар аш та бирәләр. Әле дә истә, начальникның Рәшитова Хәнифә стахановчы, дип мактап сөйләгәне. Азмы-күпме хезмәт хакы – акча да бирәләр иде. Шулай бервакыт, күрше авылның Зина исемле рус кызы авылга кайтып киләм, ди. Мин дә әнигә күчтәнәч җибәрергә булдым. Кызыл комач тукыма алдым, бер зур түгәрәк ипи, шикәр, бер сабын, ике балык тыктым. Әни авырый-авырый бакча казый икән. «Учакка ике бәрәңге күмгән идем, шуны ашарга дип җыенып йөрим. Мәгъсүмә Рәшитова монда яшиме дип, бер кыз килеп керде. Менә кызың Хәнифә җибәрде, дип, зур гына төенчек тоттырды. Кызны рәхмәт әйтеп озаттым, капны ачып бер балык башын каптым да, авыруларым онытылып китте. Самовар куеп җибәрдем, ике күршемне чәй эчәргә чакырдым. Елый-елый, рәхмәтләр әйтеп теләк теләдек, кызым, безнең теләкләр тормышка ашмый калмас, бәхетле, озын гомерле булырсың», – дип әйтә иде.


Тырышып-тыр­машып эшлибез, тизрәк сугыш бетүен көтәбез. Беркөн кызу гына атлап цехка начальник килеп керде дә, станок­ларны сүндерде. Аннан бар йөзенә елмаеп: Победа! – диде. Без дүрт ел буе­на хыял­ланган көн җитте. Әй, сикерешәбез, елашабыз, көлешәбез. Заводта митинг ясадылар, аннан ашханәгә алып киттеләр, анда өстәл тутырып ризыклар әзерләгәннәр. Безгә өч көн ял бирделәр. «Сугыш беткән, сугыш беткән» дип кабатлый-кабатлый бик сөендек инде.

1946 елны безнең бригаданы Албаба ярдәмчел хуҗалыгына эшкә җибәрделәр. Хуҗалык ул чагында бик зур

иде. Бәрәңге, кишер, кыяр, кәбестә, чөгендер, бар төрле яшелчә җитештерә. Мөгезле эре терлек тә тота. Ит, май әзерлиләр. Мине җитәкче никтер ашханәгә повар итеп куйды. Тәмле итеп пешерергә өйрәндем. Бер төркем кызлар белән матур гына эшли башладык».
Хуҗалыкта бригадир булып эшләүче фронтовик егет чибәр, уңган, тырыш Хәнифәне тиз күреп ала. Мулла Иле егете, сугыштан кайткан, күкрәге тулы орден-медальләр таккан Хәбир белән танышып, 1947 елның көзендә өйләнешәләр.

– Сугыш беткәч тә тормышлар тиз генә рәтләнмәде. Сугыш, ачлык бөлдергән авыл, колхоз һаман әле хатын-кыз, карт-коры, гарипләнеп кайткан ирләр җилкәсендә булды. Колхоз хезмәт хакы бирми, халык «таяк»ка эшли. Көз көне бераз икмәк бирәләр, ул да ел буе ашарга җитми. Ул вакыттагы юклыклар үзәккә үтте инде? – дип сөйли Хәнифә апа.


Шөкер, ул авыр­лыклар да артта кала. Хәнифә апа үзе дә, тормыш иптәше Хәбир абый да колхозда эшли. Бер-бер артлы туган биш бала да кул арасына керә башлый. Ике кызы Казанда сатучы һөнәренә укып, эшли башлыйлар. Сөенә-сөенә атна саен сумка тутырып ризык алып кайталар.

Алардан соң туган Дания дә авыл мәктәбен бетергәч шәһәргә юл ала. Буяу­чы-штукатур һөнәренә укый. Шул елларда кыю кыз очучылар мәктәбенә йөреп, берничә тапкыр парашюттан сикерә. Укып бетергәч, Казан дары заводына эшкә керергә килә, түшенә кадалган парашют значогын күреп: «Син биеклектән курыкмыйсың икән, әйдә кранга утыр!» диләр. Дания ике дә уйламый, ризалаша. Бераздан ...

 

Язманың дәвамын газетабызның бишенче май саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев