Тукай эзләре рәссамнарны Бәчеккә алып килде
Районыбызның Бәчек авылында Габдулла Тукайның яраткан апасы Бибисаҗидә кызы Өммегөлсемнең яшәве, мәктәптә укытуы һәммәбезгә мәгълүм факт.
Фото Хәйдәр Сибгатуллинның шәхси архивыннан
Әмма бу юлы бирегә шагыйрьләр дә, язучылар да түгел, ә рәссамнар килде. Һәм әлеге иҗат кешеләренең һәр нәрсәгә үзенчәлекле караш. Алар без күрмәгән нәрсәләрне, без игътибар да итмәгән матурлыкны күрә. Мондый төр иҗат вәкилләренең «Тукай эзләре буйлап» проект кысаларында нәкъ менә безнең районның Бәчек авылын сайлаулары юктан гына түгел. Чөнки, моннан элегрәк бу якларда Совет, Россия, татар сәнгате һәм сценография белгече Рауза Солтанова булып киткән иде.
– Ул вакытта Рауза ханым күптән салынган өйләр белән кызыксынды: аларның төзелешләре, челтәр-бизәкләрен карады. Әлбәттә инде музей-мәктәбебезне дә күрсәттек. Авылыбызны бик ошатып, тарихи шәхесләр эзләрен сакларга тырышуыбызны хуплап, монда һичшиксез кайтырга, Бибисаҗидә апа яшәгән нигез тирәләрен рәсемнәрдә мәңгеләштерергә кирәк, дип киткән иде. Менә, озак көттермәделәр. Иҗат төркеме белән филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев тә кайткан иде. Авылыбыз рәсемнәрдә генә түгел, нинди дә булса әсәрдә дә урын алмасмы әле, – дип уртаклашты Бәчек авылы имамы Хәйдәр Сибгатуллин. – Әлбәттә, мондый кунаклар кайтуы авыл өчен зур, онытылмаслык вакыйга инде ул. Рәссамнар белән мәктәп балалары да очрашты, аралашты. Авылыбызның табигатенә сокландылар, һәр рәссам үзенә ошаган урынны сайлап, иҗат итте. Музеебызны да мактадылар. Рауза ханымны әлегәчә беркайда да күрмәгән экспонатлар шатландырды. Кунакларның да, безнең дә бу чарадан күңелләрдә матур хатирәләр генә калды. Без кунакларны яратабыз, кайтсыннар – һәркемгә ачык йөз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев