Туй чәчәге – саубуллашу чәчәге
Шушы чәчәк букетын күргәч, күпләрнең уку елы ахырында мәктәптә үтә торган соңгы кыңгырау бәйрәме, чыгарылыш кичәләре искә төшә торгандыр.
Дулкынландыргыч мизгелләр...
Моннан нәкъ 40 ел элек безнең дә чыгарылыш кичәсе шушы туй дип тә, сары чәчәк дип тә йөртелгән чәчәктән башка үтмәде. Әле аны Күгәйдән берничә чакрым ераклыкта булган бал корты бакчасыннан, кемдә мотоцикл бар, шуңа утырып, бөтен сыйныф белән барып җыя идек. Анда бару үзенә бер кызык та, күңелле дә булса, иртәгә мәктәп белән саубуллашуны уйлагач, ничектер моңсулана идек. Ул чәчәкнең белгән кешеләрдән кайдан үсүен сорашып, кочак тутырып җыеп, зур чиләккә утыртып, иртә беләнгә кадәр шиңмәсә ярар иде дип куркып тора идек. Чөнки иртәгә буласы бәйрәмнең иң төп атрибуты шушы туй чәчәге бит!
Ул елларда купшы букетлар Яшел Үзәндә генә сатылгач, шәһәргә барып йөрмәдек. Акча ягы да такыр булгандыр инде. Безнең өчен иң затлы бәйләм әнә шул туй һәм сирень чәчәкләреннән ясалганы булды. Ярар, без җыеп бүләк иткәнбез инде, менә укытучылар ул кочак-кочак сары чәчәкне кая куйганнар икән? Ул вакытта бит бер сыйныфта 20-25әр бала укый идек. Минем бер укытучының да бәйләмнәр күтәреп өенә кайтканы хәтердә сакланмаган, әмма безнең өчен иң матур, рәхәт чаклар – үз кулларың белән җыйган чәчәкләрне иң якын кешеләребезгә – остазларыбызга бүләк итү – күңел түрендә якты бер хатирә булып уелып калган.
Язуымның максаты чәчәк букетында гына түгел иде, әлбәттә. Ә бөтен сыйныфны берләштергән чәчәк җыю һәм һәрберебезнең тормышында бер генә тапкыр уза торган бәйрәм – чыгарылыш кичәсе иде. Чыннан да, быел безнең Күгәй сигезьеллык мәктәбен бетергәнгә нәкъ 40 ел икән бит.
Шул уңайдан сыйныфташларга шалтыратып, әллә очрашып, сөйләшеп утырыйкмы дигән идем, Рус Әҗәле авылында яшәүче классташым Гүзәл Бикмуллина кычкырып көлде генә.
«Синең белән Харис Нигъмәтҗанов кына Казанда, калганнары белән атна саен Норлат базарында очрашып, хәл белешеп торабыз, кирәкмәс!» – диде.
Аннан: «Сине көн саен Күгәй төркеменнән укыйбыз, очрашуга килеп тә яңалык сөйләмәссең», – диеп сыйныфташым ачык авызымны томалады. Ярар, 40 еллыкны бәйрәм итмәсәк, 50 еллыкта таякларга таянып булса да, зур лупа күзлекләр киеп, «акыллым, син кем соң әле» дия-дия очрашырбыз, Аллаһ кушып. Ул вакытта бөтенесе дә базарга йөри алмый башлар бәлки дип, үземне тынычландырып куйдым.
Быелгы чыгарылыш укучыларын шушы бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәм. Алда узачак яңа тормыш юлын дөрес сайлап, имтиханнарыгызны уңышлы тапшырып, җәмгыятебезгә кирәкле кешеләр булып яшәвегезне телим. Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын! Ак юл сезгә, егетләр һәм кызлар!
Зөлфия Хәйруллина.
Күгәй
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев