Туганнар туенда очрашкан Исламия һәм Камил Сафиуллиннар бүген инде 42 ел иңгә-иң терәп, бәхетле гаилә булып яши
Язмыш кавыштырган йөрәкләр
Илсөя Садыйкова фотосы. «Яшел Үзән».
Кайчак бәхет кешене тормыш сынауларын узгач кына таба. Берәүләрнең юллары башта аерыла, күңелләре яралана, әмма язмыш алар өчен икенче мөмкинлек әзерләп куя. Бишнә авылында гомер итүче Исламия һәм Камил Сафиуллиннарның тормыш юлы – моңа матур дәлил.
Аларның урамына килеп керүгә үк хуҗаларның уңганлыгы күзгә ташлана. Капка төбенең бер читендә «бак-бак» килеп үрдәк бәбкәләре йөри, кичләрен ял итәргә дип җайлы эскәмиясе дә куелган. Аның янында бәләкәй генә комлык та бар. Монысы инде иң кечкенә онык өчен.
– Оныкның уйнаганын карап утыру үзе бер рәхәт, – дип елмая Камил абый.
Шушы гади генә сүзләрдә дә йорттагы җылылык, гаилә бәхете сизелә.
ТУГАН АВЫЛДАН КИТӘРГӘ ЙӨРӘГЕ КУШМЫЙ

Камил Сафиуллин – Бишнә егете. 9–10нчы классны Казанда, рус мәктәбендә тәмамлый ул. Егет яхшы укый, авыл Советына сәркатип итеп эшкә чакыралар. Әмма ул кәгазь арасында түгел, кешеләр белән эшләүне сайлый һәм китапханәче булып хезмәт юлын башлый. Хәрби бурычын үтәгәннән соң да туган авылына әйләнеп кайта.
Гомерендә нинди генә хезмәт башкарырга туры килми аңа: терлекче дә була, колхоз рәисе урынбасары да, баш инженер да. Бервакыт шәһәргә дә чыгып китәргә мәҗбүр була. Яшел Үзәндә икмәк комбинатының сак хезмәтендә җитәкче вазифасын башкара.
– Илгиз Мәгъсүмович, ә ул зоотехник иде: «Кайт авылга», – дип чакырды. Баш инженер булып эшләдем. Совхозны күтәрергә тырыштык. Әмма бер көнне килделәр дә, хуҗалыкны таратып киттеләр. Булганны юк итәсе авыр түгел шул. Шуннан соң Залесный бистәсендә хезмәт итәргә туры килде, – дип искә ала ул.
Ләкин кайда гына эшләсә дә, күңеле авылга тарта.
– Минем өчен туган авыл – изге урын. Кайчандыр беренче гаиләм белән читкә китәргә тәкъдим иткәннәр иде. Әмма әнине дә, туган җирне дә калдыра алмадым. Эшләгән кеше һәр җирдә дә яшәргә сәләтле ул, – ди Камил абый.
БЕР ТУЙ – ИКЕ ЯЗМЫШ
Исламия апа белән Камил абыйны язмыш бик кызыклы юл белән таныштыра. Туганнары Тау Иле авылыннан кыз ала. Туйга ике як та килә. Шунда ул Исламиясен очрата.
Икесенең дә беренче гаилә тормышлары уңышлы булмый. Исламия апаның өч яшьлек улы белән яшәгән чагы. Камил абыйның да кызы үсеп килә.
– Гаеп атта да булгандыр, тәртәдә дә... Аллаһ безнең язмышны шулай үзгәрткәндер инде, – дип тыныч кына сөйли ул. – Без озак уйламадык, тормышны бергә бәйләргә карар кылдык. Һәм, шөкер, һич кенә дә үкенерлек булмады.
ЧИТ АВЫЛДА – ҮЗ КЕШЕ
Исламия апа өчен Бишнәгә килен булып төшү җиңелләрдән булмагандыр да, әмма ул яшьлек һәм хезмәт белән аны тоймый. Каенатасы Камил абый кечкенә чакта ук вафат була. Ә менә каенанасы белән алар бик тату яши.
– Ул мине һәрчак яклады. Мин эштән кайтмыйча чәй дә эчми иде. Утыз ел бергә яшәдек. Кадер-хөрмәт күрсәтеп соңгы юлга озаттык. Авырып ятканда да гел мине дәшә иде, – дип искә ала Исламия апа.
Ул Бишнәгә тиз ияләшә. Ындырда эшли, аннары озак еллар авыл пекарнясында ипи пешерә. Өйдә дә эш җитәрлек була – мал-туар, бакча, балалар. Эштән кайтып, ял итеп утыруның ни икәнен белмиләр. Мул тормышта яшим дисәң, тир түгәргә дә кирәк шул.
ӨЧ БАЛА ДА БЕРДӘЙ КАДЕРЛЕ
Гаиләдә өч ул тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Илнур – Исламия апаның беренче никахыннан. Әмма Камил абый аны беркайчан да үги дип аермый, үз улыдай күреп үстерә. Илнур да кечкенәдән аңа «әти» дип эндәшә.
Бүген ул Мәскәүдә яши. Уртанчы уллары күрше Зур Ключи авылында төпләнгән, ә төпчекләре Сургут шәһәрендә хезмәт куя.
– Минем өчен аларның өчесе дә бердәй кадерле. Илнур да һәрвакыт «әти» дип йөрде, мин дә аны үз улымнан беркайчан да аермадым, – ди Камил абый.
Кан кардәшлеге генә түгел, күңел якынлыгы да гаилә төзи. Камил абый белән Илнур арасындагы мөнәсәбәт – моның иң матур дәлиле. Чын ата булу өчен балага гомер бирү генә түгел, аны яратып үстерү дә кирәк.
ЙОРТ БУШАМЫЙ
Әңгәмәм барышында Камил абый белән Исламия апа менә шушы зур йорт салган чакларын да бер матур истәлек, хатирә итеп сөйләде. Туганнары өй сала икән, төпчек уллары: «Безгә дә зур йорт кирәк!» – дип хыяллана. Әти-әниләре тәвәккәлләп зур эшкә алына. Иии, шул чакта улларының зур өйдә яшибез дип шатланулары, тырышулары!
– Балалар үсеп җиткәч, һәркайсы үз юлын тапты. Хәзер икәү генә яшибез, әмма йорт беркайчан буш тормый. Оныклар кайта, балалар җыела, – ди хуҗабикә.
Бүген инде алар алты онык сөя. Тиздән җиденчесе дә дөньяга аваз салачак.
БЕРГӘ ЭШЛӘҮ – БӘХЕТНЕҢ СЕРЕ
Камил абый соңгы елларда берничә инсульт кичерә. Шуннан соң күпләп терлек асраудан туктарга туры килә. Ләкин тик торырга өйрәнмәгән алар.
Биш вакыт намазларын калдырмыйлар, бакча карыйлар, тавык-чебеш үстерәләр. Камил абыйның тагын бер яраткан шөгыле бар – балык тоту.
– Кан басымы да төшә, күңел дә ял итә, – дип елмая ул.
Аш-су тирәсендә кайнашуны да бик ярата икән. Бу сәләтнең улларына да күчүенә сөенә алар.
БӘХЕТНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛЕП
42 ел инде Исламия белән Камил Сафиуллиннар тормыш юлын иңгә-иң куеп үтә. Алар өчен бәхет байлыкта түгел, ә иртән бергә чәй эчү, оныкларның көлүен ишетү, бергәләп бакчада эшләү, кич белән йорт алдына чыгып сөйләшеп утыруда.
Яшьлекләре төрле сынаулар аша узса да, алар бүген язмышка рәхмәтле. Чөнки иң мөһиме – кешенең бәхете аны кайчан табуында түгел, ә аның кадерен белеп яши алуында.
Сафиуллиннар – нәкъ менә шундый күркәм гаиләләрнең берсе. Аларның тормыш юлы яшьләргә дә, урта буынга да бер гыйбрәт булып тора: язмыш кешене төрлечә сынаса да, чын бәхет сабыр иткәннәрне барыбер таба.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев