Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Туган телебездә аралашыйк

Сөмбелә көз көне үткәрелә, чөнки ул – уңыш бәйрәме. Бу бәйрәмгә Сөмбелә итеп иң чибәр, иң уңган кызны сайлаганнар. Аны халкыбыз тәмле ризыклар пешереп, җырлап-биеп, бик зурлап үткәргән.

Без дә шушы бәйрәмгә ныклап әзерләндек. Көз турында җырлар, шигырьләр өйрәндек, кыска күренешләр сәхнәләштердек. Мин үзем мондый чараларда теләп катнашам. Чөнки сәхнәдә чыгыш ясау, уйнау миңа бик ошый. Көзге төсләр кертеп, әнием белән матур күлмәк тә тектек. Бу бәйрәмдә мин Сөмбелә идем. Төп рольләрне башкарырга бик яратам. Сәхнәгә чыгар алдыннан һәрвакыт дулкынланам, әмма чыгышымнан соң үземә илһам алам, матур хисләр кичерәм.
Туган телемдә матур итеп сөйләшә алуыма мин дәү әниемә бик рәхмәтле. Әйдәгез, туган телебезне өйрәник, шул телдә аралашыйк, дусларым!

Язилә Якупова,
Әйшә мәктәбенең VI сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев