Туган җирнең кадере, үлгәннәрнең кабере: Яки юкка чыккан авылның үткәне
Тарих! Биш кенә хәрефле сүз булса да, үз эченә меңнәрчә-миллионнарча еллар, күпме гасырлар сыйдырган. Гомер итү башланганнан бүгенге көнгә кадәр күпме сулар аккан, күпме буыннар алышынган. Галимнәр һаман да үткәнебезне тикшереп тора, ләкин ил тарихында байтак нәрсә безнең өчен әлегә сер булып кала бирә.
Мин баш иям, сиңа, туган авылым,
Ындырыңа, инеш-суыңа,
Каралтындай, Бикәт урманнарың
Ыру илаһына баш иям.
Р.Шаһиева
Тарих! Биш кенә хәрефле сүз булса да, үз эченә меңнәрчә-миллионнарча еллар, күпме гасырлар сыйдырган. Гомер итү башланганнан бүгенге көнгә кадәр күпме сулар аккан, күпме буыннар алышынган. Галимнәр һаман да үткәнебезне тикшереп тора, ләкин ил тарихында байтак нәрсә безнең өчен әлегә сер булып кала бирә.
Борынгы бабаларыбыз бик белеп әйткән: үзебезнең килеп чыгышыбызны, тарихыбызны яхшылап белми, өйрәнми торып, без тыныч кына киләчәгебезгә атлап керә алмыйбыз. Тарих бит ул олы диңгез кебек вак-вак тамчылардан җыела, шул «тамчылар» ярдәмендә безнең үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез формалаша. Ләкин, кызганыч, барлык фактлар да теркәлеп бара алмый, кайбер вакыйгалар, язылып бармау сәбәпле, вакытлар узу белән онытыла, хәтердән җуела. Шуның нәтиҗәсендә тарихыбызга зыян килә, аның бер чите кителә.
Татар халкының бай һәм тирән тамыры бар. Диңгездән бер тамчы алган кебек, шул олы тарих дәрьясыннан мин үземнең әби-бабаларымның кендек каны тамган Бикәт (Бикет) авылы язмышын аерып алдым. Авылым кечкенә генә булса да, аның үткәне белән кызыксыну, тарихын өйрәнүнең әһәмияте чиксез зур.
«Бар яхшылыкны җыйган туган җирең кайда, нинди җир соң ул?» – дисездер. Республикабызның көньяк өлешендә, Яшел Үзән районында урнашкан Бикәт авылы ул. Авылым тарихын өйрәнү миндә рухи канәгатьләнү хисе тудырды, чөнки аны язганда күп нәрсәләр ачыкланды. Төгәл ничәнче ел да барлыкка килүе билгесез. Интернеттан алган мәгълүматлар буенча, XVIII-XIX гасырларда Бишнәдән ерак түгел, атаклы Казан – Царевококшайский почта юлы узган. Юлчыларга ял итү өчен юл кырыена Бикәт станциясе төзелә. Әле бу чорда безнең тирәлекләрдә кешеләр яшәмәгән, ягъни авыллар булмаган. Бары тик җилләр искән, усаклар шаулаган, ак каеннар тирбәлгән. Шул каенлы-усаклы калкулык итәгеннән бормалана-бормалана Сумка елгасы башланган.
19нчы гасырда сәүдә трактлары Казан-Мәмдәл-Морки-Ронга-Царево-Кокшайск һәм Казан-Бишнә-Озерки-Кундыш-Царево-Кокшайск аша үткән. Авылыбыз кешеләре әле дә хәтерли: юлның төньягындагы почта өен, аның төсле пыяладан ясалган тәрәзәләрен. Күпердән чыккач, юлның уң ягында – зират, сул ягында – саз. Аңа чишмәләр агып төшә. 1910 елгы картага күз салсак, аланга Бикәт станциясен салганнар. Казан каласыннан тоткыннарны Яңа Николаевка-Бикәт-Карагуҗа-Никольское аркылы йөрткәннәр. Әби-бабайларның сөйләве буенча, иң беренче булып авылга нигез салучы Бикәт исемле урманчы була. Йорт урман янында урнашканга күрә, урманда эшләүче кешеләр үзләренең гаиләләре белән биредә йортлар салып төпләнә. Җирне ат белән сөргәннәр, уңышны урак белән урганнар. Һәр гаиләдә бер сыер, бер кәҗә булган. Авыл халкы бик дус яшәгән.
XX гасыр башында авыл халкы яшелчә үстерү белән шөгыльләнә: Такырбайда үскән кәбестә һәм турнипстан зур уңыш алалар. Мүксазда кыяр, помидор плантацияләре зур уңыш биргән. Бакча башында зур котлованнарда кыяр, помидор үсентеләре үстергәннәр. Ирләр умартачылык белән шөгыльләнгән. Авылның мәктәбе булмый, балалар күрше Бишнәгә укырга йөри. 1950 елларда Бикәттә кибет ябыла. Азык-төлек алырга бикәтлеләр Бишнә яисә Кармыш авылларына барырга мәҗбүр була.
Менә ул – Бикәт авылы. Анда-санда моңаешып утырган тирәк агачлары белән таллар гына күренә. Бушап калган нигез урыннары, әйтерсең лә, ыңгырашып ята. Ташландык булса да, йортлар, каралты-куралар булырга тиеш кебек бит… Юк шул, бер генә йорт та очрамый. Бу күренештән тәннәрем чымырдап китте. Димәк, үлгән авыл менә шундый була икән… Ни өчен бер генә хуҗалык та калмавы соңыннан гына аңлашылды. 1980 елларда Уренгой – Помары – Ужгород газүткәргечен сузганда, авылны тулысынча күчерү турында карар кабул итәләр. Газ төзүчеләр бикәтлеләргә Бишнә авылында яңа йортлар җиткерә. «Беркая да китмибез, соңгы сулышыбызга кадәр туган нигездә калабыз», – дип, башта китәргә теләмәгән бер гаилә дә була әле. Әмма вакыт узу белән алар да Бишнәгә күченә.
(Кыскартып урнаштырылды)
Язманың дәвамын газетабызның №5 (13.02.2026) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев