Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Туган авылым урамын, кабат, кабат урадым...

Бу сүзләр нәкъ менә авыл урамнарын тутырып, мәдәният йортына агылучы авыл халкы турында әйтелгән сыман...

Яз аеның кызу эш өсте булса да, халык зал тутырып авылдашлары Рафил Җәләлиевнең Күгәй авылы турында язган китабын тәкъдир итү кичәсенә җыелган.
 

– Авыл халкының битараф булмавы, ул минем өчен иң зур шатлык, зур рәхмәт сезгә, авылдашлар, – дип сүзен башлады Рафил әфәнде. – Бу минем өчен дулкынландыргыч көн, сезнең алда имтихан тоткан сыман басып торам, тик шулай да эчтә ниндидер шатлык, горурлык хисләре кичерәм, – диде ул.


Китап авторының истәлекле кичәсенә Ринат Мөхәммәдиев, Рифат Корбанов, Мәхмүт Абдуллин да кайткан иде. Аларның үзләре турында кыска биографияләрен, иҗат җимеш­ләрен тыңлап үткәннән соң, әлеге китапка шигырьләре кертелгән авыл кешеләре белән дә танышып киттек. Алар Рәзинә Маннапова, Гөлфирә Гыйр­фанова, Роза Сабирҗанова, Хәлимә Җәләлиева һәм Харис әфәнде Нигъмәтҗановлар. Туган авылын, якташларын чын күңелдән яратучы, хөрмәт итүче Рафил Җәләлиевнең «Туган авылым урамын кабат, кабат урадым...» китабы аларның һәрберсе өчен дә зур бүләк.


Сәхнәдә алар үзләренең шигырьләрен сөйләгәндә, авылдашлары тын да алмый тыңлап утырды. Аларның йөзендә әйтеп бетергесез соклану һәм горурлану чагыла иде.

Кичә җыр-моң, концерт номерлары белән үрелеп барды. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең Рафил абыйлары турында сөйләгән матур, кызыклы шигырьләре килгән кунакларны да битараф калдырмады.

– Бик сокланып утырам, беренче чиратта әти-әниләренә зур рәхмәтемне белдерәсем килә, татар телен саклап калып, саф татар телен балаларга өйрәткән өчен, икенчедән тәрбия­челәргә – алар балалар белән зур эш башкара һәм моның никадәр авыр булуын үзләре генә белә. Мин сезнең алда баш иям, –дип рәхмәт сүзләрен җиткерде Ринат Мөхәммәдиев.

Берсеннән-берсе чибәр, талантлы кызлар башкаруында «Туган авылым урамы» җыры да бик урынлы булды. Кызлар җырлаганда, Рафил абыйның күзләрендә яшь тамчылары да ялтырады сыман тоелды.

– Рафил абый, диеп яратып эндәшәбез аңа. Нинди генә чара узса да аның өлеше керми калмый. Фәния, сеңлем, ничек ярдәм итим дип, шунда ук элемтәгә керә ул. Рәхмәт Рафил абый сезгә барысы өчен, булганыгыз өчен, әле күп еллар иҗат чишмәгез саекмый, безне яңа китапларыгыз белән шатландырып торыгыз, – дип сөйли Күгәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова.

Сүземне тәмамлап, Рафил абыйга редакциябез исеменнән дә рәхмәтемне белдерәм. Күгәйнең мохтаҗ кешеләренә «Яшел Үзән»ебезне яздыра ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев