Түбән Урысбага авылы күлендә елга бер тапкыр Балык тоту бәйгесе уздыру матур традициягә әйләнде һәм елдан - ел популярлаша бара
Менә быел алдагы елларга караганда күбрәк – 35ләп кеше катнашкан (бу балык тоту буенча ярышучылар гына!).
Димәк, бу күңелле чараның даны тарала, кызыксынучылар арта. Ул бит әле бәйге генә түгел, тәмле ухалы, сыйлы, җырлы-биюле бик күңелле бәйрәм дә!
Ә иң беренче балыкны Түбән Урысбага мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Әгъзам Зиннәтуллин тартып чыгарган! Балыклар да белә күрәсең, 8 яшьлек малайга шундый шатлыклы яңа ел бүләге – җиңү мөмкинлеге биргәннәр, зурларның кармаклары янына бармый торганнардыр инде. Афәрин, Әгъзам, абыйларның борынына чирттең!
Иң зур балык Яшел Үзәннән махсус бәйгедә катнашу өчен кайткан Виктор Рябов кармагына эләкте. Ул тоткан чуртан балыгы 1 кг 200 гр иде.
-Катнашучыларның күп булуы куандырды, димәк Балык тоту бәйгесе халыкка ошый һәм без кирәкле чара оештырабыз дигән сүз. Аны инде ярышу дип кенә дә әйтеп булмый, бик күңелле бәйрәм ул, - ди Түбән Урысбага җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.
– Кайнар самовар чәе, әле генә пешеп чыккан тәмле уха белән сыйланып, җылынып, авылдашлар белән аралашу, күңел ачу – үзе бер рәхәтлек бит ул. Катнашучыларга, оештыруда ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт! Яңа ел яңа шатлыклар, бәхетләр алып килсен, беребезгә дә кайгы-хәсрәтләр күрергә язмасын. Сәламәт булыйк, яңа елда да шушы өч көнлек дөньяда шулай бергә-бергә дус һәм тату булып яшик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев