Тәрбиячеләр – тормышка юл күрсәтүчеләр
27 сентябрь — тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче укытучылар көне.
Хөрмәтле тәрбиячеләр, ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Авыр хезмәтегездә түземлек, гаиләгездә җан тынычлыгы, тормышыгызда ак бәхетләр һәм сәламәтлек телим! Барлык балаларыгыз да тәүфыйклы, акыллы булсыннар!
Баланың якын дус ты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче мөгаллиме аерым игътибарга лаек. Чыннан да, тормышыбызның беренче адымнары нәкь менә тәрбияче апалар ярдәме белән башланган икәнен, иске фотолар тагы бер кат раслый.
Беренче тәрбиячем Мәрьям апа Гайнуллина зур хөрмәткә лаек кеше иде. Беркайчан да, мин колхоз рәисе хатыны дип, үзен башкалардан өстен куеп, масаеп, мактанып сөйләшкәне булмады. Балаларга бик игьтибарлы, үз һөнәрен яратып эшли торган җитәкче Мәрьям апа үзенең биш баласын ничек тәрбияләсә, безгә дә нәкь шундый ук карашта иде. Шуңа да бөтенебез аны хөрмәт иттек. Аларның гаиләсендә һәркемнең үз вазифасы – беренче чиратта хезмәт урыны булгандыр ул.
Балалар бакчасы ул вакытта иң үрнәк коллектив иде, чөнки монда беркемгә син шуны эшлә, моны эшлә диюче юк, бөтенесе бергә, бердәм булды. 1976 елда яңа гына уку йортын тәмамлаган, Мәгариф бүлегеннән Күгәй балалар бакчасына мөдир итеп жибәрелгән яшь белгеч Роза апа Зиннәтуллинаны коллектив үз кызлары кебек, чын житәкче буларак кабул итте.
Албаба станциясенә билгеләнгән вакытка гына килә торган күмерне алып кайтумы, колхоз кырыннан бәрәңге җыеп, машинага төяп урнаштырумы, урманнан утын алып кайтып, кышка әзерләүме – болар бөтенесе шушы бакча-ясле хатын-кызлары өстендә иде ул чакта. Мәрьям апа кул астында эшләгән тәрбиячеләр составы чыннан да мактауга лаек хатын-кызлар: Сабира апа Яруллина, Рушания апа Әдиятуллина, Роза апа Зиннәтуллина, Асия апа Сафина, Рания апа Хәйбуллина, Әминә апа Нигъмәтҗанова, кече тәрбиячеләр, ул вакыттагыча әйтсәк «нянечкалар», гел бөтенесен юмор аша үткәрә торган, минем өчен чиксез якын булган – Рәхилә апа Маннапова, Мөзәйнә апа Җамалиевалар... Аш пешерүче апам Зәйтүнә Хәйруллина...
Апааа... Апаммм... Исән чакта сиңа бөтен күңелдәгесен әйтергә вакыт табылмаганмы, әллә инде тормыш ыгы-зыгысы белән, әле өлгерер, соңрак дип кичектерә килгәнмен? Мин үземне ападан аерылганымны бөтенләй хәтерләмим. Апаның Норлат җиләк-җимеш питомнигының гөрләп эшләгән чагында, тездән пычрак ерып, язмы, салкын көзме, буранлы кышмы, җәйге челләме – Норлат белән Күгәй арасындагы биш чакрымны йөреп эшләгәнен үзе сөйләгәннән генә беләм. Менә 1965 елда Күгәй балалар бакчасында пешекче булып эшли башлагач, 3-4 яшьтән мин апаның «койрыгы» идем. Монысын төгәл хәтерлим. Ул күмер, утын ягып, дүрт тишекле «галанка» мичтә 30-40 балага чуенда боткасын, казанда ашын пешереп, компот, кесәл өлгерткән апа янында, мин бер көн калмый «булышырга» бара идем. Бер минут та утырып тормаган, иртәнге биштән кичке алтыга кадәр, конвейер кебек барган кухня эше бүген дә күз алдымда. Ничекләр генә өлгергәндер ул?
Ә бит аның ярдәмчесе бөтенләй юк иде. Унар көянтә суны колонкадан ташый идек, мине колонка янында кышкы салкыннарда, агызып торырсың диеп, бастырып калдырган чаклар күп булды ул. Кемнәр генә керми иде ул чакларда кухняга: Норлаттан Әгьзам абый (авыл советы рәисе) атнага бер тапкыр килеп тикшереп китә, фельдшер, ул чактагыча әйтсәк, врач Сәкинә апа, соңрак Илсөяр апа Гайнуллина, бөтен тәрбиячеләр составы, киңәш сораргамы, хәлен сөйләргәме – бөтенесе апам янында иде... Мин укырга кергәнче, шушы кухняда апа янында кайнадым, мондагы кызык хәлләр минем хәтердә әле озак сакланачагына иманым камил.
Апа бик намуслы, тәртипле, гадел кеше булды. Мондагы тавык чүпләп бетермәслек, авыр, җаваплы хезмәткә килергә теләге булганнар бөтенләй юк иде. Соңрак, Күгәйгә газ кергәч, бакчага да газ плитәләре куеп пешерә башлагач, тиз табылды пешекчеләр. Шулай итеп, апам лаеклы ялга чаклы, безгә өйдә генә ашарга пешерүче булып, соңгы сәгатенә кадәр эшләде. Хәзер уйлап утырам да, исем-акылым китә: безне – энесенең балаларын ярату шулкадәр көчле булган, хәтта үз тормы шын төземи (сорап килү челәр булды ул, ә мине кемгә калдырасың диюгә, тиз генә кире борып җибәрә иде). Безнең өчен янып-көеп яшәүне сайлаган апама гомеремнең соңгы көненә кадәр рәхмәтлемен. Минем кыз туганнар булмаганга, беренче киңәшчем дә, беркемгә сөйли алмаган серләремне тыңлап, саклаучы да, киңәшләрен биргән иң якын кешем – Зәйтүнә апам.
Мин гел сөйләшергә яраткач, «Зөлфия, сиңа китап язарга кирәк», – дип көлә иде. Хәзер истәлекләр тулы хәтер сандыгым, алар белән бәйле хәтирәләргә бай булганына куанам, бергә чакларның һәрбер көнен барлап, искә алып яшәү бер яктан ниндидер рәхәтлек бирсә, сагынудан алҗыган җанга бернинди дәва булмавы авыр икән. Кире кайтара алмый торган вакытларны сагыну, йөрәкне телемнәргә телә икән ул. Апам, хәзер арабыздан бакыйлыкка күчкән Мәрьям апа Гайнуллина, Рәхилә апа Маннапова, Әлфия апа Миңнуллиналарның урыннары җәннәт түрләрендә булсын, искә алуларым дога булып барсын. Һәммәгезне дә сагынам.
Тормышыбызга аяк басуга күрсәткән ярдәм нәре өчен һәрберсе алдында баш иясе килә. Исәннәргә раббым хәер ле, бәрәкәтле тормышлар насыйп итеп, исән-сау яшәргә язсын. Аллаһының рәхмәтләре яусын сезгә!
Зөлфия Хәйруллина. Күгәй
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев