ТР коткаручылары җиләк җыярга барган һәм адашкан өлкән яшьтәге ханымга ярдәм иткән
Яшел Үзәндә яшәүче Олы Шырдан авылы янында 80 яшьлек дустының югалуы турында хәбәр итә.
«Татар-информ»га ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, хатын җиләк җыярга барган, тик үзен начар хис иткән һәм адашкан. Әбине эзләүгә полиция хезмәткәрләре, гадәттәнтыш хәлләр министрлыгының Казан коткаручылары һәм ашыгыч ярдәм медиклары җибәрелгән. 23:55 сәгатьтә коткаручылар кырда яткан хатын-кызны таба. Аны ашыгыч ярдәм каретасына кадәр китереп җиткерәләр. Әби кеше Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә китерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев