Төш
Бу җәйдә кая бару, кайда ял итү мәсьәләсен хәл иткәндә, «Белоруссия» сүзен ишеткән кызыбыз ачыктан-ачык: «Нәрсә калган инде анда?! Ни диңгезе, ни башкасы...» – дип, сүзгә кушылды.
Гадәттә, безнең халыкта ял итү – диңгезгә бару, арт якны кыздырып яту, купальниктан фотога төшү белән ассоциацияләшә бит. «Сәер кешеләр» дисәгез диярсез, без диңгезсез, сервиссыз Белоруссия юнәлешен сайладык. Ни өчен дисәгез, йөрәк кушуы, күңел кушуы буенча... Күки (Балык бистәсе районы) туфрагын Мозаффар абый каберенә илтеп, дога кылып кайтырга...
Әнинең бертуган абыйлары Әхтәм җан белән Мозаффар Бөек Ватан сугышыннан кире әйләнеп кайтмыйлар. Әхтәмҗан абыйсы хәбәрсез югалса, Мозаффар абыйсы Витебск өлкәсе Городок районы Зароново (Топорино) авылында җирләнгән, дигән хәбәр килә... Ул вакыйгалардан соң күп еллар узган. Абыйсы әнинең төшенә кергән:
«Каберемнең кайда икәнен дә беләсез, ник килмисез соң?!» – дип әйтә, ди. Барырга булдык.
Белоруссия чигенә керүгә, үзеңне Советлар Союзына кайткандай хис итәсең. Шул чордагы биналар, кырлар, атмосфера… Иксез-чиксез басуларда эшләүче комбайннар, төпләре буялган баганалар, тигез итеп чабылган юл кырыйлары... Тегендә-монда аунап яткан пластик шешәләр, салфеткалар, тәмәке каплары да, юлларда зур тизлек белән җилдерүче машиналар да күренми монда... «Яшел карта» (чит илләрдә сәяхәт итү өчен автомобильне иминиятләштерү) рәсмиләштергәндә үк тәртип бозмас ка, таләпләрне үтәр гә кирәклеген, «Бать ко» ның талканы коры булуын искәртеп үттеләр. «Юк ла инде, без андый «хулюган» түгел» – дип, юлыбызны дәвам иттек.
Зароновода совет солдатлары күмел гән туганнар каберлеген тиз эзләп таптык. Күки туфрагын салдык, дога кылдык, күңелебез белән шул көннәргә әйләнеп кайттык. Мозаффар абый хезмәт иткән 31нче дивизиягә командование шундый бурыч куя: «Октябрь бәйрәменә Витебскны азат итәр гә!» Аннан «Яңа ел бәйрәменә!», аннан «23 февраль бәйрәменә!»... Көчләр тигез булмый, нәкъ менә шушы айларда меңләгән солдатның каны коелып, Белоруссия кырларында ятып калалар. Кыш көне үлгән солдатларны бары язын көч-хәл белән Топорино авылына җыеп күмәләр. 1979 елда, Зароновода зур туганнар каберлеге ясап, шунда күчерәләр...
Боларны безгә түк ми-чәчми әлеге авыл ның музей җи тәк чесе Людмила Никитина сөйләде. Велосипедта җилдерүче олы яшьтәге бу әби үз эшенең фанаты булып чыкты. Бөтен эшен ташлап, безне күрше авыл каберлегенә дә алып барды, музей белән дә таныштырды, кырда эшләүче укучылар-кадетлар белән дә очраштырды. Алары да иртәдән кичкә кадәр үз теләкләре белән җир астыннан солдатларның сө як ләрен, коралларын эзлиләр, табалар, тиешле урыннарга тапшыралар икән.
Сүзсез генә, кү ңел ләрем тулып, кыр буенча таралган палаткаларга, учакта пешкән ризыкка, ашап утыручы егетләргә-кызларга карадым. Һәрберсен кочып рәхмәт әйтәсем килде. Күңел тулу дигәннән, монда гел тулып кына торды бугай ул. Хатыньда яндырып үтерелгән гаиләләрнең исемлеген укыганда, Брест крепостенда бер телем ипигә, бер йотым суга тилмергән, канлы су эчкән солдатлар турында тың лаганда, Людмила Кон с тантиновна бер уч туфрак белән лалә чәчәгенең орлыкларын биргәндә...
Әлеге сәяхәт һәм мәбез өчен дә зур дәрес, хәзерге тормышыбызга шөкер итеп яшәр өчен тагын бер этәргеч булды. Сезгә дә барырга, сезгә дә әлеге вакыйгаларны үз күңелегез аша үткәрергә, сезгә дә шөкер итеп яшәргә язсын. «Я это не буду кушать, не хочу!» – дип утырган балаларыгызны, онык ларыгызны да диңгезгә генә тү гел, гыйбрәт өчен шун дый җирләргә дә алып барыгыз. Ватан өчен көрәшкән, бер телем ипигә, бер йотым суга тилмергән, канлы су эчкән солдатлар турында тыңлагыз, сөйләгез әле...
Нәзирә
Гыйззәтуллина (Мостафина).
Осиново
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев