Тормышны, авылдашларын яратып гомер итә
Бар тормышын мәгариф өлкәсенә хезмәт итүгә багышлаган авылдашыбыз.
Әминә Лотфулла кызы Заһидуллинага – 90 яшь.
Әминә апа сугыш чоры баласы, шуңа күрә аңа да әлеге афәтле елларның барлык авыр лыгы, михнәте кагылмыйча калмаган.
Мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлаган кызны башлангыч сыйныфларга укытучы итеп билгелиләр. Яшь, ягымлы белгечне балалар бик тиз үз итә. Әлеге сыйфатларын күреп, җи тәк челек аны балалар йортына тәрбияче итеп куя. Биредә дә Әминә Лотфулла кызы бар тырышлыгын, назын ятим балалар тәрбияләүгә, аларга әниләре җылысын бирергә тырыша. Төннәрен дә, туңмасыннар, авырмасыннар диеп, өсләренә җылы япмаларын ябып, кайгыртып йөри.
Читтән торып югары педагогик белем алгач, Әминә Заһидуллинаны «Норлат» совхозы хезмәткәрләре балалары өчен ачылган яңа балалар бакчасына мөдир итеп куялар.
Әлеге «Тополек» диеп исемләнгән бакча, үзенең тәрбия бирү алымы, белемле тәрбиячеләре белән аерылып тора. Балалар бакчасының уңышлы эшләвендә, әлбәттә, аның хуҗасы Әминә Заһидуллинаның өлеше әйтеп бетергесез. Намуслы, тырышып эшләгән кеше генә бер урында утыз ел, лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куя торгандыр. Үзенең балалары булмаса да, аның кул астында тәрбияләнеп чыккан малай-кызларның саны, алар инде хәзер үзләре әби-бабайлар, меңгә тула булыр. Әле дә кызлар кебек җитез, сылу гәүдәле Әминә ападан, ничек вакытында тормышка чыкмыйча калдың, соң дим?
– Минем апа тумыштан сукыр, әтинең дә күзе күрми иде, олыгайган әнине ничек ташлап китим диеп, кияүгә чыкмыйча калдым. Бик күп сораучылар булды, хәтта, читтән дә кайттылар мине алып китәргә, юк дидем. Абый сугышта һәлак булды, – дип сөйли ул.
Алай да, якыннарын кадерләп соңгы юлга озаткач, Әминә апа, ялгызлыктан качыпмы, бәхетен сынап карый. Соңлап кына үзенең беренче мәхәббәте булган Габделхак Гафиятуллинга тормышка чыга. Бу вакыт ул, хатыны вафат булып, ялгыз калган була. Яшьлектә бергә була алмасалар да, язмыш аларны кабат очраштырып, кавыштырып та куя. Әмма, озакка түгел шул, бары биш ел бәхетле, парлы гомерләр насыйп булды аңа, тормышлар җайлангач кына, Габделхак абый вафат булды. Әминә Лотфулла кызы төшенкелеккә бирелми, авылыбызның мәдәният, мәгариф тормышында актив катнаша, әле авылның клуб сәхнәләрендә яшь кызларга хас җитезлек белән оста итеп татар биюен башкара. Авылыбызның ветераннар советы әгъзасы, китапханә каршында эшләп килүче «Җырлы күңел» түгәрәгенең хөрмәтле катнашучысы.
Юк, ялгыз түгел ул, менә дигән якын күршеләре, дуслары, туганнары, авылдашлары бар. Әле менә күркәм юбилеен авылыбызның «Ак калфак» хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Роза Ягудина бик күңелле итеп оештырды. Табын күрке булган Әминә апабыз бу көнне кабат үз һөнәренә «тәрбияче» роленә кайтты, ә кунаклар «бакчага йөрүче нәниләр» булды. Авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров та хөрмәтле юбилярга район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән котлау открыткасын, чәчәк бәйләме, бүләкләр тапшырды. Әминә Заһидуллина үзенә карата күрсәтелгән әлеге бәйрәм чарасына бик тә лаеклы. Үзе дә бу көннәрдә кабат яшәргән сыман, хис-тойгылары, рәхмәт сүзләре теленнән төшми әле, мәгариф ветераны өчен зур шатлык булды туган көн бәйрәме! Шундый сөенечле мизгелләр күбрәк булса иде.
Розалия Ибраһимова. Норлат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев