Тормыш сукмагыннан 60 ел бергә
Җитез хәрәкәтле, һәркемгә ачык йөзле, тырыш хезмәт ветераны Равил Мөхәммәтхан улына 90 яшь тула дип беркем дә уйламый.
Хәләле Рокыя Абдулла кызы белән бергә гомер итүләренә июль аенда 60 ел булды. Рокыя апа да 90 яшьлек юбилеен быел уздырды дип кем әйтсен?! Аның да хәтере, зиһене яхшы. Сөю, сәгадәттән башланган гаилә тормышларына җил кертми, нигезен ныгытып яши алган Рокыя һәм Равил Гатиятуллин нар – районыбызда Норлат авылының күрке һәм горурлыгы.
Туган якка мең газап белән
Равил Гатиятуллинга су гыш чоры баласы буларак барлык михнәтләрне күрергә туры килә. Сугышка кадәр әтисе гаиләсен алып вербовка белән Хабаровск өлкәсенә китә. Тырышып-тырмашып гомер иткәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Әтиләре тизрәк ничек тә туган якка кайтырга кирәк дип, Бузай авылы кешеләрен табып, гаиләсен алар белән поездга утыртып озатып кала. Үзе икенче көнне фронтка китә. Хәйрикамал җиде яшьлек улы Равил, бер яшьлек Диләрәсе белән бер айга якын кысан вагонда, сусыз, авызга кабарга бер бөртек икмәксез интегеп кайталар. Ашарга сорап балалар елый, ниш ләргә белмәгән Хәйрикамал берәр ризык табып булмасмы, дип бер станциядә төшеп балаларны агач чемодан өстенә утыр тып, шунда гына торыгыз дип, ныклап аңлатып китеп бара. Килсә, кечкенә кызы юк, ә Равил утырып тора. Як-ягына караса, баланы кулыннан тотып китеп барган хатынны күреп кала. Чабып барып, кычкырып, талашып үз баласын тартып ала. Аннан билбауның бер ягын кулына, икенче ягын Диләрәнекенә бәйли, үзеннән беркайчан да калдырмый. Мең газаплар белән Төрләмә станциясенә җитеп, ат яллап туган авылларына кайтып егылалар.
Мөхәммәтхан дип, исемне дөрес яздым, чөнки бер документта шулай язылса, икенчесендә Мө хәммәтгәрәй дип язылган. Шулай ук Равил аганың документларында да әтисенең исемен язганда шундый ук галәмәт. Хәтер китабында Гыйсмәтуллин Мөхәмәтгәрәй Гатият улы, Норлат авылында 1909 елда туган, Уссурийск воен коматыннан сугышка алынган диелгән. Гаилә 1942 елны Ленинград өлкәсендә хәбәрсез югалды дигән кәгазь генә ала.
Хәйрикамал туган тө бәккә кайту белән питомникка эшкә урнаша. Тырышып эшли ул, балаларны туендыру, ач-ялангач итмәс өчен бик күп көч куя. Фидакарь хезмәте Мактау грамоталары, бихисап Рәхмәт хатлары, хәтта иң зур бүләк – имән өстәл белән бәяләнгән. Равил абый 1953 елны урта мәктәпне тәмамлагач Мәскәү өлкәсенә китеп, торф чыгаруда эшли. Белемне баетып, һөнәр алу теләге белән Казан финанс-икътисад институтына документларын биреп, уңышлы гына имтиханнарны тапшыра. Укырга туган якка кайтабыз дип шатланырга өлгерми, кадрлар бүлеге катгый рәвештә эштән җибәрмибез диләр. Шулай күпмедер эшләгәч, җитәкчелек алышынган вакытта дуслары белән паспортларны кереп алалар да, Азиягә, Төркмәнстанга юл тоталар.
Ялга кайта
һәм кала
Равил абый ике-өч ел эшләп әнисе янына ялга кайткач, авыл клубына чыга. Норлат хастаханә сендә санитарка булып эшләүче чуаш хатыны Нина апа янында утырган кечкенә генә, яшь кенә бер матур кызны күреп ала. Кыюланып тетя Нинадан сорашырга була, ул кулындагы таягы белән бер генә кизәнә. Егетләр кача. Шулай да читтә эшләп кайткан егетне бу куркытмый, ул кичтә Равил Рокыя исемле кызны озата кайта. Равил абый СМУга эшкә керә. Гөрләтеп туй үткәрәләр. Яшьләр Норлатта әнисе Хәйрикамал янында төпләнә.
Авыр балачак
Табигатьнең бик тә матур җиренә урнашкан Кече Шырдан авылында туып үсә Рокыя Абдулла кызы. Сугыш башланганда гаиләдә 4 бала, Рокыяга 9 яшь була. Рәхәтләнеп уйнап үсә торган, күңелле балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Яшьтәшләре кичергән бөтен авырлыкны татып үсә ул. Чабата табаннарына салгалап кайткан башак өчен әниләрен алып китеп ябалар. Әтиләре сугышта, балалар үзләре генә кала. Ничек үскәннәрдер, мичкә ягарга утын булмагач каралты-кураларга тотыналар. Авылдашлары, күршеләр гел ярдәм итеп тора. Балаларны интернатка алырга берничә тапкыр киләләр, тик абыйлары якын да китерми. Әниләре 9 айдан акланып кайта, яңадан тормыш йөгәненә җигелә. Мәктәпне бер Рокыя гына тәмамлый ала. Авыл мәктәбен бетергәч, Яшел Үзәндәге 5нче татар мәктәбенә китеп, урта мәктәпне тәмамлый. Класс ташы, партадашы, ахирәте Резидә Ганиева белән Казан институтына барып укырга керәләр. Тик һаман да шул мөмкинлекләр чик ле булу, ач-ялангачлык бөтен өмет-хыялларны чәлпәрәмә китерә.
Хезмәт стажы –ярты гасыр
Көчле рухлы булып, авырлыкларга бирешмичә бераздан Казан медицина училищесына кереп, эпидемиолог ярдәмчесе һөнәренә укып чыга. Юллама белән Саранск шәһәренә китәргә тиеш була. Баш табиб безгә үзебезгә андый белгечләр кирәк, дип, Норлат хастаханәсенә эшкә алу мөмкинлеген таба. Бер урында ярты гасырга якын хезмәт стажы белән лаеклы ялга чыга ул. Район үзәге булган Норлат зонасына караган авыллар бик күп, йогышлы авырулар еш тарала. Инфекцияне вакытында туктату, авыруны мөмкин кадәр тизрәк изоляцияләү, йогышлы авыруларны кисәтүдә зур эш алып барыла. Күп кенә чирләргә каршы профилактик чаралар ясала. Гомере буе Рокыя Абдулла кызы эпидемиология бүлеге җитәкчесе вазыйфасын ихластан башкара. Аның карамагында 3 дезинфектор, бер санитария машинасы белән аның йөртүчесе. Рокыя Абдулла кызының фотосы Яшел Үзән санэпидстанциясенең Мактау тактасыннан төшми. Озак еллар Норлат авыл Советының депутаты була. Тырыш хезмәте өчен «Сәламәтлек саклау отличнигы» дигән мактау лы исем һәм күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
«Уңыш быел күп»
«Әле менә теплицадан кердем, помидорлар, борычлар күп утырткан идем. Уңыш озак көттермәде, быел аеруча күп. Виноград агачын да карыйсы бар», – дип кайгырта Равил абый. Рокыя апа: «Равилем акыллы, тыныч булды, бик тә уңай кеше. Шулай булмаса, эшемдә көн-төн булырга туры килде, коммунистлар заманында ул бетмәс җыелышлар иде бит. Кайнанам белән 29 ел ярым матур итеп яшәдек. Балаларны тәрбияләгәндә ярдәме бик зур булды».
Килен булып төшкәндә кечкенә генә булган өйне үзгәртеп, Воробьевкадан бура сатып алып, зур йорт төзеп керәләр. «Равилнең кулы алтын, бөтен өйне ул торгызды, берүзе эшләде», – дип өсти Рокыя апа. Менә шулай бер-берсен тулыландырып, тормышның тәмен белеп, әкрен генә гомер итә алар. Рокыя апа 4 бала тапкан, тик уллары кечкенә вакытта үлеп киткән. Чибәр, уңган, акыллы өч кыз тәрбияләп үстерә алар. Алсу белән Руфия әнисе юлыннан китеп медицина белгечлеге ала, кече кызлары Фирая педагогия институтын тәмамлап, физика-математика укытучысы һөнәренә ия була. Инде оныкларның өчесе дә үсеп Казан дәүләт федераль университетын сайлый. Олысы Илсур югары уку йортын тәмамлап, Сочи шәһәрендә яши, үзенең шәхси эшен ачкан. Эмиль белән Адиләнең 4нче һәм 3нче курста тырышып укып йөргән чак лары.
Равил абыйның бердәнбер туганы Диләрә ханым гомере буе Әстерхан шәһәрендә яши, эшли. Хәзер лаеклы ялда, өч кызы, оныклары янында бәхетле гомер кичерә.
Норлат артисты
Равил ага Норлатның халык артисты да әле ул. Ул яшьтән авыл клубы сәхнәсенә менә. Аның репертуарында искиткеч образлар. «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Беренче театр», «Шоңкар» һәм башка спектакльләрдә бик тә яратып, оста итеп башкара. Юныс Әминовның «Язылмаган законнар» әсәрен ничек итеп уйнаганнарын театр ның атак лы режиссеры Миләүшә Шәмсетдиновадан үз колакларым белән ишеткәнем бар. Бу спектакльне алар Норлат зонасының һәрбер авыл клубында куя. Аншлаг белән уза театр. Тамашачылар аны яратып кала. Менә өстәлдә совет шахматисты, шашка һәм шахмат буенча РСФСР чемпионы, Халыкара шахматлар остасы Рәшит Нәҗметдинов култамгасы куелган бүләк китап ята. Ул аны Равил Гатиятуллинга Норлатта узган шахмат турнирында беренче урын алган өчен бүләк иткән. Равил абый ел саен турнирларда катнашып, беренче урынны беркемгә бирмәгән диләр.
Искә төште
Рокыя Сибгатуллина-Гатиятуллинаның мат бу гатта чыккан «Кече Шыр дан тернәкләнерме?» дигән язмасы искә төште. Ул анда Олы урман, Алан башы урманы, Кала тау асты урманнарын сагына. Борынгы бабалар төзеткән Сәйфетдин, Сафиулла тегермәннәре тирә-якка ямь биреп торалар иде, ди. ...Авыл тернәкләнер әле дигән өмет бар, дип тәмамлый язмасын. Ничек кенә тернәкләнә әле авылың! Бөтен республика белә хәзер Кече Шырданны! Рокыя Абдулла кызы барыннан да хәбәрдар һәм ул моңа бик шат.
Тормышның кадерен белеп яшәгез
Рокыя апа белән Равил абыйның тормыш юлын, бер-берсенең абруен күтәреп яшәгән уңган, тырыш гаилә турында горурланып, үрнәк итеп сөйләргә була. Авыл җирлеге җитәкчелеге дә озак еллар бергә яшәгән өлкәннәрне бүләкләргә онытмый.
Хөрмәтле хезмәт ветераннары! Имән өстәл янында, шифалы үлән чәйләре эчеп, истәлекле агач сандыкны ядкарь итеп саклап, тыныч тормышның кадерен белеп бәхеттә, сәламәтлектә яшәгез!
Гөлфинә Канакова.
Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев