«Төнлә яныма килеп, «әни» дип дәште»
Әйе, әйе, Күгәй авылының үтә дә тырыш һәм үрнәк Гүзәл белән Рәмил Гыйләҗевләр гаиләсе турында «Яшел Үзән»ебездә инде язганыбыз булды. Бу юлы ул якларга юл тоткач та, кабат аларны телгә алу уебызда да юк иде, гел бер үк кешеләрне газетабыз битләрендә яктыртуны безнең дә максат итеп куйганыбыз юк. Әмма гафу итәрсез, сәбәп бар.
Язмыйча кала алмадык.
Гыйләҗевләрнең уңганлык ларын белгәнгә, соңгы елларда күпләп каз үстерү белән шөгыльләнүләре турында ишеткәч тә гаҗәпләнмәдек, бары тагын бер кат, күз тимәсен дип әйтергә дә онытмыйча, сокланып кына куйган идек. Чөнки кырын ятып телевизор караучылар түгел инде алар. Ә асрамага өч бала алуларын ишетү – безне чынлап та шаккатырды. Менә шул искиткеч хәбәр безне кабат аларның якты һәм кунакчыл өйләренә алып килде дә инде.
Күгәйдә моңа кадәр тәрбиягә бала алучылар булмаган, Гыйләҗевләр – беренче. Ә берьюлы өч ятимне үз канатың астында җылыту – батырлыкка тиңдер ул. Гүзәл белән Рәмилнең бит үзләренең дә өч балалары бар. Уллары Айрат Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган белгеч, ә кызлары Ризәлә Педуниверситетта укый, чит телләр факультетының III курс студенткасы. Төпчекләре Әдиләгә 14 яшь. Ул һәм күршедә генә яшәүче Рәмилнең энекәшенең 12 яшьлек кызы, тәрбиягә алынган өч бертуганның зурысы, 13 яшьлек Азат белән бик тиз уртак тел таба. Бер тирәдә туган балаларның кызыксынулары да, фикерләүләре дә бертөрлерәк булгангадыр, алар гел бергә, дуслар.
Гүзәл ханымга, ничек итеп авылыгыз тарихында булмаган адымга барырга уйладыгыз, дигән сорауны бирми кала алмадым.
– Үзебезнең балалар үсте бит инде, әле оныклар юк, ә бантиклы бер кечкенә кыз чыкны сөясе, матур күлмәкләр киертәсе килә, – ди Гүзәл, елмаеп, – шулай, ничектер сөйләшеп утырганда бер телгә алган идек тәрбиягә бала алу турында, аннары онытылды. Берникадәр вакыттан соң кабат шул турыда фикерләшеп алдык. Үзебезнең кызлар тагын искә төшерде, әйдәгез тәрбиягә алыйк, дип. Норлат балалар йортына бардык. 5 яшьлек Софья белән таныштык, ә аның 8 һәм 13 яшьлек абыйлары бар икән. Бертуганнарны аерасыбыз килмәде, өчесен дә үзебезгә алырга булдык. Әлбәттә бу эш тиз генә башкарылмый, бик күп бусагаларны таптарга туры килде. Ирем белән икебез дә махсус укуларга йөрдек һәм бу балалар белән аралашуда бик тә ярдәм итте. Әгәр дә ул курслар булмаса, бик күп нечкәлекләрне белмәс идек.
Чит оя чебешләрен тавык та үз янына китерми, чукый, ә монда кеше балалары белән уртак тел табып, аларны үзеңнеке итеп, йөрәгеңә кертергә кирәк. Әгәр дә ихлас якын итә алмыйсың икән, балалар бит алар бик сизгер, арада аңлашылмаучылык зурайганнан-зураячак.
5 яшьлек Софьяның да, 8 яшьлек Станиславның да, 13 яшьлек Азатның да инде дөньяга үз карашлары, характерлары формалашкан, алар зурлар, барысын да аңлыйлар, күрәләр. Шуңа мондый яшьтәге балалар белән бигрәк тә сак булырга кирәк. Бер ялгыш сүз һәм кыек караш та аларны синнән читләштерергә, үзләренә бикләнергә мөмкин. Ә мондый очракта бернинди тәрбия турында сүз дә була алмый, чөнки ул сине инде тыңламаячак та, ишетмәячәк тә. Мондый хәлгә калмас өчен Рәмил белән Гүзәл барлык тәҗрибәләрен, түземлекләрен эшкә җигә. Ә тәҗрибә аларда бар – өч балаларына да күзләр генә тимәсен! Итәгатьле, тырыш һәм тыйнаклар. Гыйләҗевләрнең бу бик тә җаваплы адымнарын аңламаучылар, хупламаучылар да юк түгел, әлбәттә. «Нәрсә, үзегез тәртипле балалар үстергәч, мондыйларны да тәрбияләп карыйсыгыз килдеме?» – дип әйтүчеләр дә бар икән. Һәркем үзеннән чыгып фикер йөртә инде. Акча өчен алганнар, дип уйлаучылар да бардыр әле, әлбәттә бар...
Рәмил белән Гүзәл шул ятимнәр өчен дәүләт түләгән «ташка үлчим» суммасындагы акчага мохтаҗ кешеләр түгел. Май чүлмәге тышыннан билгеле булган кебек, аларның эшкә батыр, тырыш гаилә булуы капка төбеннән үк кычкырып тора. Балалары да үзләренә охшаган – активлар, җырлыйлар, шигырь сөйлиләр, спорт белән бик дуслар. Айрат белән Ризәлә Казан марафонында гел катнаша, мәктәптә җыелган медальләре янына ел саен хәзер дә яңалары өстәлеп тора. Гыйләҗевләр гаиләсенең яңа әгъзаларына үрнәк кешеләр эзләп әллә кая барасы юк, барысы да бер түбә астында. Азат белән Стас «әтика»лары (Рәмилгә шулай эндәшәләр) янында, йорт тирәсендәге эшләрдә кайнаша, кул арасына кереә, ир- егетләр һөнәрләренә төшенә. Софья «әника»сы һәм апалары карамагында. Ризәлә ялга кайткан арада кечкенә сеңлесен укырга, өчесен бергә җыеп итәгатькә – «хәерле иртә», «зинһар өчен» кебек сүзләрне кулланырга өйрәтә. Кызчык «әтика»сын да бик ярата, Рәмил өйдә булганда яныннан китми, өстеннән төшми, ди. Гомумән, бу гаилә өч баланы да беренче көннән үк үзләренекедәй кабул иткән һәм мондый җылылык аларга үзләрен биредә кирәкле һәм көтелгән итеп тоярга, ияләшергә бик тә ярдәм итә. Әлбәттә, әлегә кадәр дәүләт учреждениесендә тәрбия алган балалар башка төрле. Гаиләдәгеләр бер-берсенә ярдәм итешеп, берсен-берсе яклап, бербөтен, дус булып үссә, болар алай түгел – һәрберсе үзе өчен генә дияргә була, якынлык юк.
– Бик зур җаваплылык. 18 яшькә кадәр тәрбияләп, кемнәрне үстерербез, дигән курку бар инде ул. Тырышлыгыбыз, хезмәтебез бушка китмәсен, яхшы нәтиҗә булсын, әйбәт балалар булып үсеп җитсеннәр иде, – ди Гүзәл ханым. – Бер-берсенә карата дуслык, туганлык хисләре булдыру өстендә эшлибез. Гел үз тирәбездә булдырырга, кул арасына кертергә тырышабыз. Алар янында булу өчен, мин өйдә генә хәзер, кайткан төшләренә әзерләнеп, ашарларга пешереп көтеп торам. Татлы ризык ларны бик яраталар. Атнасына ике көн мунча ягабыз. Башта кечкенә кыз башын да, аркасын да юдыртмый иде, хәзер бераз ияләшә башлады инде. Матур күлмәкләр киертәсебез бик килсә дә, яратмый күлмәк, кими. Һәр көнне янында булып, йоклатып җибәрәм, һәрберсе янына кереп, юрганнарын рәтләп, тыныч йокы телибез. Бер төнне Софья нәрсәдән уянгандыр, яныма килеп баскан да, «әни» диеп, мине уята. Аңа кадәр алай әйтми иде әле.
Әкрен генә татарча өйрәнәләр. Хәзер үзебез дә бөтен яктан үрнәк булырга тырышабыз, барлык гамәлләребез балаларга тиешле тәрбия бирү белән бәйле. Әйтәләр бит, кешегә карама – көзгегә кара, дип. Балалар алар әйткәнне түгел, күргәнне күбрәк сеңдерә. Ни эшләсәк тә, ниндидер план корсак та, беренче чиратта алар турында уйлыйбыз.
Гыйләҗевләр канаты астына эләгүләре белән бу өч бертуган бик бәхетле, аларга язмыш елмайган, дип саныйм. Әлеге гаиләдә алар әти-әни җылысын да, туганнар якынлыгын да тоеп үсеп, кулыннан эш килгән, тормыш итәргә сәләтле, тәрбияле һәм белемле кешеләр булып олы юлга аяк басачак ларына чын күңелдән ышанабыз. Ятимнәргә ярдәм кулы сузучыларны Аллаһ Тәгалә оҗмахлы итәр, диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев