Тәмле сүзе белән дә дәвалый
Авылыбыз хастаханәсендә хирург ярдәмчесе булып эшләүче шәфкать туташы Рамилә Гомәр кызы Шәрәфетдинова турында булыр әлеге язма.
Яшел Үзән шәһәрендәге медицина көллиятен тәмамлаган Рамилә 1986 елда туган авылы Норлатка кайтып, участок хастаханәсенә урнаша. Авыруларны дәвалый торган стационарда биш ел эшләгәч, 1991 елдан хирург ярдәмчесе булып, иң авырлардан саналган, төрле юл һәләкатләре, техника куркынычсызлыгын үтәмичә эш урыннарында төрле җәрәхәт алган, бәлагә тарыганнарга беренче ярдәм күрсәтүче ул.
Шәфкать туташы дигәч тә, күз алдына ак халат киеп йөрүче, чибәр, ягымлы, җор телле кыз килеп баса. Рамиләбез нәкъ шундыйлардан безнең! Тыштан елмаеп йөрсә дә, аның да эшендә яңа гына булган хәлләрдән соң, күз алдыннан машина һәлакәте нәтиҗәсендә үлгән яшь хатын, аның үксеп елаган ике баласы, нишләргә белми башын аска карап утырган ире китми. Үз йөрәге аша күпме кичерешләрне уздыра бит шәфкать туташлары? Үзе дә әни бит ул, өйдә кайтканын көтүче өч баласын уйлап йөрәге сыза. Аның көндәлек эше, бәла-казаларда зыян күрүчеләрне коткару белән бәйле. Бүгенге иртәсе такта ярдыручы циркуляркага ике бармагын кистереп килгән егетне юатудан башланды. «Ярар, калган бармакларың исән бит әле, кулсыз кешеләр барын да онытма», – диеп, аналарча юата ул аны. Егет авыртудан нишләргә белми, беренче ярдәмне күрсәтеп, тынычландырганнан соң, аны район хастаханәсенә операция ясар өчен озатып җибәрәләр. Нинди генә авыру килсә дә, бу бүлмәгә бит баш авыртып кына мөрәҗәгать итмиләр, Рамилә ханым һәммәсе белән дә җылы итеп сөйләшә, киңәшен бирә. Утыз биш ел хирург ярдәмчесе булып эшләгәнгә, аның 30 елга якыны тәҗрибәле табиб Владимир Василенко белән барысын күреп, өйрәнеп, тәҗрибә туплаган ул. Көн саен диярлек, хирург бүлмәсе ишеге төбенә авырулар җыела, күбесе ир-атлар. Тормыш булгач, аварияләр дә булып тора, кайчагында карарга да куркыныч булып имгәнгән кешеләрне ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе фельдшерлары хирургка тапшыра, ул караганнан соң, яралары булса юдыру, сынган булса гипс салу да Рамилә вазыйфасына керә.
Әлеге бүлеккә балалар да бик еш килә, кайнар ашка, чәйгә пешүләр, сикереп аяк-кулларын сындыручылар, соңгы елларда этләр тешләү очраклары бик еш була. Балаларны аеруча кызгана ул, шулай да сиздермәскә тырыша, матур сүзләр әйтеп, күңелләрен күтәрергә, дәвалау барышында балаларын гына түгел, ут йотып торган әти-әниләрен дә тынычландырырга сәләтле Рамилә. Көчле затлардан саналган ир-атлар белән дә уртак тел таба, кайчагында төрлесе була бит, кайсы авыртуын басар өчен азрак «җылынып» та килә. Андыйларга бик коры ул, шундук батыр «командир» шикелле урыннарына утыртып куя, түземсез, җебеп төшкәннәрне оялтып та ала. Шулай итеп, кем генә булырга туры килми аңа, балалар өчен тәрбияче дә, олыраклар өчен психолог та ул. Төрлесен күрде: машина бәрелешенә очрап, төрле тән җәрәхәте белән килгәннәрнең кайсыберләре аңына килә алмыйча ахирәткә китеп барганнарын да, гомерлеккә инвалид булып калучыларын да. Андый очрак лардан соң, гел күтәренке күңел белән йөрергә тырышкан Рамиләбезнең дә йокысы кача, атналар буе әлеге вакыйгалар исенә төшеп, төшләренә кереп сискәндереп уята.
Уйлар, уйлар... Ярый әле үзен сагынып көтеп торучы җылы учагы – гаиләсе, өч баласы, яраткан тормыш иптәше, хәзер инде кияү-киленнәре, дүрт оныгы бар. Аларны күрүгә ул бар дөньясын онытып, кочагына алып сөя, ярата. Өйдә ул әни, дәү әни, яраткан тормыш иптәше, әти-әнисенең, шөкер алар исән-саулар, яраткан кызлары да. Әнисе берничә тапкыр шалтыратып, кызым кайчан киләсең, диеп сорап та алды. Бара, көн дә, инде өлкән яшьтә, шуңа бик еш авырый башлаган якын кешеләренең хәлен белеп, даруларын биреп, кирәк булса уколларын кадап, ярдәм итә, тәрбияли. Авылдашлар, хезмәттәшләре, авырулар белән дә ачык йөзле, ягымлы Рамиләбез. Үзе турында сөйләргә бер дә яратмый икән, ул яктан артык тыйнак ханым.
Коронавирус белән бәйле авыр хәл килеп чыккач, әлеге чирне йоктыру гади халыкка гына түгел, шәфкать туташларына да куркыныч тудырды. Алар бит көн саен диярлек, турыдан-туры хастаханәгә килгән авырулар белән элемтәдә тора. Чирле түгелме диеп, анализлар алсалар да, нәтиҗәсе килгәнче атналап вакыт уза.
Менә шулай, үзләрен утка тоткан солдат шикелле авыруларны кабул итә хастаханә хезмәткәрләре. Утыз биш ел шәфкать туташы булып эшләгән ак халатлы фәрештәбез Рамилә Шәрәфетдинова турында баш табиб Илсөяр Таһированың да фикерен беләсе килде.
– Үз урынындагы бик тәҗрибәле белгеч, кирәк чагында табибны да алыштыра ала, тиз арада, югалып калмыйча ярдәм күрсәтә. Быел без аны медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан, иң яхшы шәфкать туташы буларак, район җитәкчелегенә тәкъдим иттек, – диде ул.
Рамилә турында бергә эшләгән хез мәт тәшләре, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте фельдшерлары фикерен дә белик әле. «Рамилә бөтен яктан уңган ул, яхшы әни, алтын куллы шәфкать туташы, бар кешегә дә ярдәм кулын сузарга әзер, аш-суга да бик оста», – ди Миләүшә Шәмсетдинова. «Үз эшен биш бармагы шикелле белә, инструментларны һәрвакыт карап, барлап тора. Үзе кешелекле, килгән пациентларын яхшылап дәвалап җибәрә», – ди фельдшер Резидә Харисова. Шәфкать туташы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Раушания Яруллина исә, аның турында иң ярдәмчел, иң кешелекле ул, диеп җиткерде!
Менә шундый ул Яшел Үзән районы Норлат авылы хастаханәсе шәфкать туташы Рамилә Шәрәфетдинова. Үзенә дә, гаиләсенә дә исәнлек телибез, районыбыз халкына озак еллар хезмәт итәргә насыйп булсын.
Розалия Ибраһимова.
Норлат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев