Тәкә Күгешкә китә
Шәп, күңелле яңалыгыбыз белән уртаклашырга ашыгабыз, дуслар!
Бүген иртән, “Болгар” радиосында “Җырла, милләт! Җырла, Республика” дип исемләнгән үзешчән җырчылар арасында уздырылган бәйгегә йомгак ясалды.
Җиңүче исеменә районыбызның Күгеш авылында яшәүче Айгөл Төхбәтуллина лаек булды. Димәк, вәгъдә иткәнчә, җиңүчегә бүләккә тәкә биреләчәк. Ә аны 11 июньдә Күгеш сабан туенда “Болгар” радиосы алып баручылары тапшырачак.
Афәрин, Айгөлне чын күңелдән котлыйбыз, искиткеч матур тавыш, нинди талантлы җырчыларыбыз яши икән безнең районда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев