Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Тиктормас (Балачак хатирәсе/ахыры)

Ахыры. Башы 12-15нче саннарда.

Ачуланмагыз инде, авылдашларым, барлык кушаматларны да язып бетереп булмас, моның өчен һәр кушаматның килеп чыгышын аңлатырлык саллы фәнни хезмәт язу мәслихәттер...

V кисәк.

Имәнлек – Кабак тавы – Алан – Төбәк – Унтер – трактор – мин – дөнья матур, дөнья киң...
...Бу җиһанның очы кырые бармы икән?! Юктыр. Ерак офыклар артында сине бер-бер артлы серле дөньялар тезмәсе көтеп торгандай... Син күрмәгән, белмәгән, аяк басмаган дөнья. Синең әле яшь тайдай йөгәнсез күңелең нигәдер шул билгесезлеккә, аның күзгә күренмәгән ишекләрен тизрәк ачып керергә ашкына. Ә анда...
...Сәкел буенча сузылып яткан кукуруз кыры янындагы тар сукмактан, зур эш кырырга барган эшем кешеседәй, ашыга-ашыга каядыр атлыйбыз. Кемнәр дисезме?! Зөфәр (миннән калмый инде ул), Бәдри Рәдифе, күрше Унтер малае Гомәр һәм мин.

Җәйнең иң кызу чагы. Сәкел буенда элпә сыман һава дулкыны – рәшә тибрәнә, төклетуралар выж-выж килеп, гөжелдәп, таҗлары иртәнге чыктан кибеп тә өлгермәгән чәчкәләрдән бал җыялар, баш очыннан җитез карлыгачлар очып уза. Җиңелчә генә җиләс җил дә искәләп куя.
Ара-тирә Сәкел ярына төшеп башны, битне су белән чылатып алабыз. Шулай рәхәтрәк. Кызыл Яр астында су тизрәк, күбекләнеп ага.

– Монда чүкә (русча «щука» сүзеннән алынган. авт.) дә бар, малай. Әпели шулай ди.
– Ие, шул, теге Казарма малайлары да тоткан ди...
– Көтүчеләр дә күргән, белдеңме…

Менә шулай ара-тирә сөйләшкәләп тә алабыз. Барыбыз да бик белдекле, күпне белә.
Ниһаять, озын да юан да тимер торба салынган юл аша Сәкелнең аргы ягына чыгып, үр буйлап югарыга менәбез. Янда саф сулы, бихисап челтерәп агучы чишмәләре белән тирән Имәнлек чокыры, тимер юл переезды кала.
Әнә Челтәрле күпер. Тимер юл астыннан җәяү дә чыгып була икән. Үзем күргәнем юк, әнә Гомәр шулай ди бит. Беләдер, Унтер малае ич ул. Атасы тракторист булгач утыртып та йөри, күргәндер... Бер дә белмәгәне юк бу Гомәрнең, тракторны да, трактористларны да, калхуз хәлләрен дә, чумарасын да. Сүгенә дә белә әле, нәкъ авылча инде. Ярар, анысы калып торсын, авылда кем сугенми инде?! Булса да, бик сирәктер…

Көн буе рәхәтләнеп йөрдек бүген. Гомер буе бер дә күрмәгән кабак тавын да күрдек, ике зур матур аланлыкта да булдык. И, печән, и печән монда, малай, билдән. Бөтен кеше, бөтен авыл монда, я кача-поса, я лесник белән килешеп печән чаба ди. Бакырчы, Акъегеттән хәтле килеп чабалар ди, дөрес булса…

Төбәк урманында чикләвек бик күп була ди. Быел килербез әле. Бергәләшеп. Әнә Бәдри ел саен барам ди. Барадыр, тын гына булса да, булган малай ул. Әтисе белән комбайнда да эшли әле уборкада. Күрше Җугары Шырданга (Югары Шырдан. авт.) да берүзе менеп йөри. Әтисе Насыйри абый шул авылдан төшеп, әнисе Хәлимә апайны димләгән бит. Каюм Насыйриның чыбык очы түгелме икән алар?! Беләсе иде, бик акыллы аның әтисе.

Кире арып-талып кайтканда артыбыздан пырылдап көпчәкле МТЗ да куып тотты. Таккан арбасына утыртты тагын. Ник утыртмасын, күрше бит ул, Унтер Рәдиф абый. Бик шаян, гел елмаеп, шаяртып кына сөйләшә үзе. Зәңгәрсу күзләре каймак ашаган мәченекедәй ялт-йолт килеп тора.

Берөзлексез сөйләшә үзе, кайсы ялган, кайсы дөрес сүзенең, һич аңламассың.
Ярый, утыртып китте. Гомәр әтисе янына кабинага кунак­лады, без чүмәшә төшеп, чытырдап арба кырыена ябышып барабыз. Көпчәк астыннан бөркелеп тузан болыты безгә елыша. Оста йөри, тиз йөри Унтер абый, очырта гына безне. Ну, сикертә инде бераз сикәлтәле җирләрдә…

Кинәт... Кулларны бераз бушатып, башны күтәреп маташкан бик тә кызыксынучан малай, арба кабат сикертеп алуга, аска очты.... Колак артымда тормоз чыелдавы гына ишетелеп калгандай булды.

...Рәдиф абый инде көлми. Йөзе ап-ак төскә кергән. Бер кулы белән башымны күтәреп, юеш чүпрәк белән тузанга баткан йөземне сөртә. «Малай, малай, ни булды соң?» – ди. Башым зыр-зыр килеп әйләнә, косасы килгәндәй, борын тишегемнән кан сыркый... Ике көпчәк арасында исән калганмын…

... Күпме еллар узды. Авызга су капкандай, бу хакта ләм-мим, бер кем ләм-мим бер ни дәшмәде. Бәдри дә, Зөфәр дә, Гомәр дә. Күрше Унтер абый бармагын ирененә тидереп «молчок» диде. Без сүзен тыңладык. Авылда беркем белмәде. Ара-тирә очраганда гына, күршем аркамнан сөеп, күзен кысып уза иде... Менә шундый хәлләр, шундый язмышлар! Алда телгә алынган балачак геройларым күбесе ахирәткә күчте. Истәлекләрем аларга миннән дога булып ирешсен иде. Аллаһ боерса, кабат хатирәләремне бер барлармын әле. Язганнарым хәтерләрдә генә агып ятучы Сәкел суының бер тамчысы гынадыр. Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев