Тиктормас (Балачак хатирәсе/дәвамы)
Дәвамы. Башы 12нче санда.
Сугыш-сугыш уйнаганда «нимес» тә, «безнеке» дә булырга туры килде, күз төпләре дошман җәдрәсеннән кара янулар да, ыштан, олтанлы киез итекләрнең боз катламы белән бөгелмәслек булып катуы да, бияләй, шарфларның каядыр төшеп калуы да – ниләр генә күрмәде ташбашлар!
Кыш буе ат чанасына төялеп өске, авыл Советы ягыннан аска, калхуз двурына тиклем шуулар, өчаяк, каталка ише нәмәстәләрдә җилдертеп, кипкән сыер тизәге өстендә капланып, классташым Рәгыйп белән күзсез кала язулар...
... Язга чыгу белән Инеш, Сәкел буендагы тау кашлары кардан арынып, яшел үлән борын төртә башлый, уентык җирләрдә җыелып торган кар сулары кояш нурлары төшеп жылына... Тау кашына аяк баскач резин итекләрне, әни сарык йоныннан бәйләп биргән носкиларны салып атасың да, и йөгерәсең аска-өскә-янга, көтүдән кайтмаган кәҗә бәтиедәй, и йөгерәсең, ара-тирә теге җылы сулы уентыкларда да чупылдап аласың.
Яныңда җан дустың, күрше Зөфәр дә булуы икеләтә рәхәт, тау кашына утырып, каршыңда җәелеп яткан авылга карый-карый, кесә төбеңә салып килгән ипи кисәген икегә бүлеп бик тәмләп ашыйсың. Ачык һавада тамак ялгау үзе ни тора, бигрәк тә күзең тондырып арлы-бирле чапканнан соң?!
...Инеш кашында, бигрәк тә Кашафетдин, Барый абыйлар белән ике арада кечкенә чокырлар казып, консерв банкасыннан шәйбе ясап, кашәкәле, сагалы уеннар, акчалы уйнау, «питкә-питкә» уйнаулар, кургашлы йонлач тире кисәген аягыңда сикертүләр... Шунда ук кыз-кыркын кипкән җиргә аркылы-торкылы сызык сызып уйный, «скакалка» уенында кыр кәҗәседәй бер-берсен узышып сикерешә...
Бүген ул кашларда тынлык, кылганнар үсә, ялгыз җилләр безнең балачакны сагынып эзләнәләр, уфтаналар да бер мәл тынып калалар. Балачакта бик тә зур, биек тау кашлары бүген бик тә кечерәеп, үги баладай боегып калгандай тоела....
III кисәк
Чәбәрчәнгә менәм әле...
... Чәй суына илтә торган тар сукмактан абына-сөртенә мижәгә элдертәбез. Шулай жайлы да, якын да. Янәшәмдә җан дустым, күрше малае Зөфәр. Күп сөйләшми торган, коңгырт күзле, бераз моңсу да үзе. Ник дигәндә, әнисен сагынуыннан бугай. Мәрзия апай Зелендулда Мирныйда яши. Зөфәр белән аларда булганыбыз бар, фанир завудында эшли ди. Зөфәр дәвәние Рабыйга апайларда тәрбияләнә, авыл мактәбендә укый. Миннән ике яшькә кечерәк тә әле үзе.
Мижәгә менеп җиткәч, утырып тирә-юньне күзәтәбез. Ара-тирә бераз сөйләшкәләп тә алабыз. Аста чия бакчалы авыл, Сәкел буендагы эреле-ваклы таллыклар, тау кашыннан Әндеригә илтүче басу юлы, иген кырлары җәелеп ята. Тагын да ераккарак күз йөгертсәң Әндери чиркәвенең тәреле гөмбәзен, иске Себер трактын, иске чуен бабай туган Югары Шырдан. Ул Шырданда без абый белән тәпи-тәпи йөреп киткәнбез икән. Ышанмыйсызмы әллә, безнең әни укытучы бит, шунда балалар укыткан ул. Без хат ташучы Нурия апаларда фатирда торганбыз.
...Чү, арттан, сарык көтүедәй тузан туздырып, шестой малайлары менеп килә түгелме соң?! Ие, шулар шул, шулар! Сугыш чукмарлары алар, ну без дә махы биреп тормыйбыз инде, сдачасыз калдырмыйбыз үзләрен. Әнә Чәрүл малайлары, Габитләр, әлеге дә баягы Әпили, Нурлеки, Шәрәфләр, Тупур Иреге... Күп инде алар, саный китсәң...
Элдерттек кенә Зөфәр белән арыш кыры буйлап сузылган тар юлдан. Колак яфракларына тияр-тимәс төклебикәләр оча, зәңгәр күктә карлыгачлар чумып-чумып уйный, кояш көлә, җил сызгыра дигәндәй... Кирәксә, кирәкмәсә бер дә бәргәләшәсе килеп тормый әле, малай!
Вообще, безнең авыл сугыш чукмары бит ул. Урам белән урам сугыша. Кая барса, шунда тукмаша. Олысы да, кечесе дә дигәндәй. Ир-егетләр үзара, я булмаса, күрше Ходяш авылы мужиклары белән канга батышып сугышканда якын-тирә бакчаларда бер дә киртә-корта калмый диярлек, куптарып алып, шуның белән бер-берсен дөмбәслиләр. Бу хәлләр бигрәк тә сабан туйларында кабатлана тора…
...Алдыбызда Кече Чәбәрчән. Без эбер-чебер чагында коенган күл. Ярларында да, уртасында да куе, озын камышлар үсә. Шул камышлардан сал кебек нәрсә әмәлләп, шуңа ябышып бака балаларыдай чупылдаша идек. Артык тирән дә түгел үзе, ну суы салкын, чиста, малай. Әле монда ара-тирә кувшинкалар да үсә, камышлар борын чыгара, чәчәк ата. Яр буенда түмгәкләр бик күп.
Бу тирәлардә ак чехлар белән сугышлар булып узган, үлгән солдатлар күмелгән имеш. Борис Савенков, Каппель отрядлары Иделдәге Романов күпере, Карамалтау өчен сугышкан диләр.
... Без Зөфәр белән Олы Чәбәрчәнгә элдердек. Килеп җитсәк, и, мондагы халыкны күрсәгез сез?! Ярты Шырдан җыелган диярсең. Теге җуа үсә торган якта Ходяш малайлары русча бәрәләр генә, малай. Ну без дә махы бирмибез ансы, әбиләр әйтмешли, ипи-тозлык кына әвәләштерәбез. Ризәлә апа яхшы укыта безне рус теленнән, мактанып әйтүем түгел, немесчә дә ярыйсы гына сукалый башладык бит әле, малай. Шул Ризәлә апа өйрәтә ансын да.
...Килгән хутка киемнәрне салып атуыбыз булды, суга пылт итеп бака баласыдай чумуыбыз булды. Ну тирән дә соң монда, аяклар төпкә тими. Йөзә беләм ансы, әти өйрәткән иде, Зөфәр дә ярыйсы гына йөзә. Аяк-кулны суга бәрә-бәрә, көчек стиле белән дим.
...Рәхәтләндек, зәңгәрләнеп беткәнче коендык, иреннәр тәмам күгәреп, каз тиресе чыкканчы, дим. Теге якка да чыгып кердем. Дөрес, анда кадәр йөзеп чыгарлык дәрман, көч-куәт юк әлегә. Җирдән генә, күлне әйләнеп инде, тәпи-тәпи. Ә анда... яшь җуа, үзе сусыл, үзе тәмле... Бер кечкенә генә урыс малае елмаеп «привит» ди. Ну мин дә аптырап тормадым, «привит» мәйтәм. Тагын нәрсәдер сорагандай итте бу, җавап биреп тормадым әле, вакыт әрәм итеп, тизрәк дустым янына борылып чаптым...
IV кисәк
Урамнары тар микән, тауда ниләр бар икән...
Балачак сукмакларымны барлыйм. Кайсы гына почмагына барып төртелсәм дә, эчкерсез дә, шук та сабый килеп очрый. Таныш чалымнары, кояшта янган туткыл йөзе белән, кышкы салкыннарда чөгендердәй кызарган бит алмалары белән нәкъ үзем инде, билләһи менә! «Утта янмас, суда батмас» авыл малайларының берсе мин ул, белмәсәгез, белегез!
Хәтерне алдап булмый, кылт итеп килеп баса да, я нишлисең инде минем белән дигәндәй, читтән генә көлемсерәп карап тора. Нишлим инде, янә яңа кызык та, моңсу да булган хатирәләр кочагына кереп чумам. Анда әнием кочагыдай рәхәт, анда җылы...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев