Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Тиктормас (Балачак хатирәсе/дәвамы)

Дәвамы. Башы 12, 13нче санда.

...Иртә таңнан Кәлмекләр тыкрыгыннан өйгә кайтып килеш.
Таң тишегеннән кая бардың, дисезме? Тәтә әни яныннан. Тәтә әни әнинең әнисе, Фатыйма исемле. Бер ялгызы үзе генә яши ул. Әни мине һәр көн диярлек шунда кич кунарга җибәрә. Мин бик теләп барам.

Нигә дисезме? Чөнки Тәтә әнием мине бер дә орышмый. Урамда кич­ләрен күпме йөрсәм дә ярый. Күп вакытта соң гына, мыштым гына кереп ятам. Ул үзе дә укытучы булган бит. Бабам Галиулла белән революциядән соң Шырданда җәдитчә укыта башлаганнар. Укыткандыр, нигә укытмасын, Казанда, сәүдәгәр Шакир Казаков гаиләсендә тәрбияләнеп, татарча-русча мәктәптә укыгач. Ник дигәндә, Тукай белән беррәттән, Тютчев, Некрасов шигырьләрен миңа яттан сөйли иде бит.

«Что ты спишь, мужичок» – дигәне әле дә хәтердә калган. Тәтә әни ярмаркаларда күп медальләр алган самаварында күп итеп йомыркалар пешерә иде. Әле беләсегез килсә, бик зур каз йомыркасын да пешереп ашатты миңа. Теге нигездән табып кергәнне дим. Ничек анда каз кереп салды икән ул йомыр­каны, ә?

Чәй яны тәм-томсыз булмый инде ул. Такта чәй пешереп, сөтле чәй эчкәнегез бармы сезнең? Колотый шикәрне мана мана дим. Кызыл билле прәннекне әйтеп тә тормыйм инде. Шулай булгач, ник кунмаска ди, кунам, рәхәтләнеп кунам. Алмагачлар, бармак башы зурлыгы кура җиләкләре, карлыган, крыжовник үскән бакча турында әйтеп тә тормыйм инде!

... Кычытканлы тыкрык­та үзем генә түгел, тракторчы Апуш Гарифулласы да бар икән, каршыма килеп очрамасынмы бу бер көнне?! Артык зур булмаган гәүдәле, зәңгәр күзле, саргылт чәчле ыспай егет үзе. Күптән түгел генә «служить» итеп кайткан ди. Десантник икән. Мине күргәч авызын ерып, кесәсеннән пәке чыгарды да «печәм мин сине, малай, кая, сал штаныңны давай» – димәсенме?! Теге батыр­ланып күрше Әтәчләр янында йолдыз санап утырулар да, капкаларга агач терәтүләр дә, тәрәзәләргә бәрәңге элүләр дә онытылды. Тотып алырга дип кулларын җәеп килгән Гарифулланың култык астыннан тәки чыгып ычкындым бит! Бәладән башаяк дигәндәй, белмәссең... Бер кызыл сандалием да төшеп калды, чаба торгач…

– Җә, биреп тор әле, жәлләмә дим?!
– Йөри белмисең бит син?
– Беләм дим бит, Фирдүсләрнеке моннан зуррак та әле. Иту да аякны рамга тыгып йөрдем, белдеңме?!
– Мә инде алайса, ерак китмә, әнә теге тыкрыктан гына әйләнеп кил! Котылып булмас синнән!
– Юк, юк, китмим дим. Хәзер киләм. Ай моминт!

Ганиләр янында кызып-кызып гәпләшүчеләрнең берсе – мин, икенчесе – Рәшит, туганнан туган абыем. Миннән өч яшькә олырак, тыныч холыклы малай. Күптән түгел генә Күгештән Шырданга күченеп кайттылар. Бөтенләйгә ди. Дәү абый да (исеме Зәки), Туганым апа да (исеме Дания) укытучылар. Безнең авылда сигезьеллык мәктәп ачылды бит әле, шунда укытачаклар ди, минем әни. Туп-туры Тәтә әни янына кайтты болар, миңа рәт бетте монда. Ярар, монысы калып торсын, үз йортыбыз бар. Күптән түгел генә салып кердек бит! Ну барыбер Тәтә әни янында күңеллерәк иде, конишно.

Әни кичләрен бик чыгармый шул урамга. Алай да кичә әти алып кайт­кан кара плашны киеп, Әтәчләр янында кыштырдатып кайттым әле. Бүрәнә өстендә кызлар белән җые­лып сөйләшеп утырабыз, төрле-төрле уеннар үйныйбыз без анда. Миңа учка йөзек салыш ошый... Әти «баллун плаш» ди. Ник баллундыр инде, белмим. Аның Иж-Юпитерының көпчәкләрендә баллун, газ баллуныбыз да бар... Әти беләдер, бер сорармын әле. Әле Харьковта. Йөк-почта ташучы поезд вагоннарында ил буйлап әйберләр тарата ул. Әни атаң «поездкада» ди, ул булмаганда.
Ярый, алары калып торсын, башка вакытта сөйләрмен, яме?

... Ниһаять Рәшит чытырдап ябышкан кулларын яңа, ялтырап торган «Школьник» вилсәпитеннән авырлык белән генә ычкындырды да рүле белән теләр-теләмәс кенә минем тарафка этәрә төште. Саран малай түгел инде ул үзе, ну күреп торам, бер дә бирәсе килми бит моның. Мин тиз генә, эшне озакка сузмыйча бу карлик тимер атка менеп атландым да руль-җөгәнне кыса төшеп кузгалып киттем. Башта «атым» атлап кына барса, тиз арада үрле-кырлы сикереп, котырып, үз-үзен белештерми чаба башлады. Кая дисезме?! Билгеле инде Ганиләр тыкрыгына түгел, анда чуртым да юк, кеше дә күрми, урам буйлап аска табан. Артымда Рашитнең нечкә тавышы озатып калды: «Әй, туктат, тукта дим, син кая... ватасың бит...»

...Артта Ганиләр калды, Авыл Советы, «Коерыклар»... Колак төбемдә шаян җил сызгыра. «Атым» алны-артны белми элдертә генә. Космик корабль тизлеге диярсең... Куллар руль-дилбегәгә ябышып каткан, аяклар педаль эзли, турмыз эзли. Маңгайга тир бәреп чыга.

Кибет яныннан ыжгырып узып киттем. Артымнан бер көтү, кемнәрдер, танып өлгермәдем, озатып калды. Менә «Иярталар», «Әтәчләр», Тәтә әниләр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев