Теләгебез бары бер: авылларыбыз яшәсен, ташландык нигезләр яңарсын, җанлансын һәм күңелдә бернинди сагышка да урын калмасын иде.
Туган җирнең кадере, үлгәннәрнең кабере... яки юкка чыккан авыл
Бикет авылы республикабызның көньяк өлешендә, Яшел Үзән районында урнашкан. Һәм аның төгәл ничәнче елда барлыкка килүе билгесез. Интернеттан алынган мәгълүматлар буенча, XVIII-XIX гасырларда Бишнәдән ерак түгел, атаклы Казан-Царевокакшайский почта юлы узган. Юлчыларга ял итү өчен шул юл кырыена Бикет станциясе төзелә.
Әле бу чорда безнең тирәлекләрдә кешеләр яшәмәгән, ягъни авыллар булмаган. Каенлы-усаклы калкулыклар итәгеннән бормаланып Сумка елгасы башланган. 19нчы гасырда сәүдә трактлары Казан-Мәмдәл-Морки-Ронга-Царево-Кокшайск һәм Казан-Бишнә-Озерки-Кундыш-Царево-Кокшайск аша үткән. Авыл кешеләре әле дә юлның төньягындагы почта өен, аның төсле пыяладан ясалган тәрәзәләрен хәтерли.
Әби-бабайларның сөйләве буенча, иң беренче булып авылга нигез салучы Бикет исемле урманчы була. Йорты урман янында урнашканга күрә, урманда эшләүче кешеләр үзләренең гаиләләре белән биредә йортлар салып төпләнә.
XX гасыр башында авыл халкы яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Авылның мәктәбе булмый, шуңа күрә балалар күрше Бишнәгә укырга йөри. 1950 елларда Бикеттә кибет ябыла. Азык-төлек алырга бикетлеләр Бишнә яисә Кармыш авылларына йөрергә мәҗбүр була.
Бүген исә биредә анда-монда моңаешып утырган тирәк агачлары, таллар гына очрый. Бушап калган нигез урыннары ыңгырашып ята сыман. Ташландык булса да, йортлар, каралты-куралар булырга тиеш бит, югыйсә. Юк, бер генә йорт та очрамый. Әнә нинди була икән ул үлгән авыл! Ни өчен бер хуҗалык та калмаган соң? 1980нче елларда Уренгой-Помары-Ужгород газүткәргечен сузганда, бу авылны күчерергә карар кылалар. Газ үткәрүчеләр бикетлеләргә Бишнәдә йортлар җиткерә. Беркая да китмибез, туган нигезебездә калабыз, дип, китмәскә тартышып ятучы бер гаилә калган була әле. Алары да соңыннан Бишнә авылына күченә. Бикет авылы бетерелсә дә, Бикетская дигән урам исеме бу авыл халкын оныттырмаска ярдәм итә.
– Авыллар, авыллар… Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, куанычлары һәм сагышлары. Аларның берләре бик борынгы, икенчеләре шактый соң барлыкка килгән, кайберләре бөтенләй юкка чыккан… Бикет та, ни кызганыч, соңгылары исемлегенә керә. Ничек кенә булса да, безнең үлгәннәрнең каберен онытырга хакыбыз юк. Авыл бетсә дә, аның зираты бар. Һәм ул ташландык хәлдә иде. Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллин һәм авылдашлар тырышлыгы ярдәмендә баганалар утыртып, сетка белән әйләндереп алдык. Бу эшне шулай ук Зөфәр Билалов башлап йөрде. Яшел Үзән, Казанда яшәүче якташларыбыз да читтә калмады, хәлдән килгәнчә булышты. Менә ял көннәрендә койманы буяп, эшен тәмамладык. Һәрбарчасына да Аллаһның рәхмәте яусын. Киләчәктә дә шулай күркәм эшләрдә бердәм булыйк, авылдашлар, – дип сөйли Тәскирә апа Идиатова. – Авыл урынындагы агачлар безне сүзсез генә озатып калды. Күңелдә моңсулык уянды. Юк, авыр сагыш түгел иде ул. Күңелгә ниндидер рәхәтлек бирә торган сагыш иде. Чөнки йөрәкне күптән телгәләп йөргән эшне уңышлы гына башкарып чыктык. Теләгебез бары бер: авылларыбыз яшәсен, ташландык нигезләр яңарсын, җанлансын һәм күңелдә бернинди сагышка да урын калмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев