Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Текә» мәктәпләр...

Белгәнебезчә, 2023 ел Рәсәй Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә «Педагог һәм остазлар елы» дип игълан ителде.

Шул уңайдан уку йортлары, укытучылар турында рәхәтләнеп сөйләштек, кичәләр оештырдык, остазларны бүләкләдек, зурладык, бугай... Беркемгә дә сер түгел: әлеге темага кереп китсәң, рәхәтләнеп сөйләшергә, истәлекләргә чумарга, бәхәсләшергә, тәнкыйтьләргә була. Чөнки һәр кеше дә уку-укыту системасы белән яхшы таныш: үзе укыган, балалары укыган, оныклары укый...
Әлеге системада 25 елдан артык эшләгән кеше буларак, һай, минем дә әйтәсе фикерләрем җитәрлек... Бүген сүзем гомуми белем бирүче уку йортлары – мәктәпләр турында. Билгеле инде сүзем укытучыларның белем һәм тәрбия бирүдән тыш кәгазьгә, электрон көндәлекләргә батып ятуы, 100 төрле чара оештыруы, укучыларның укуга мөнәсәбәте турында түгел. Бүген сүзем «текә» һәм «текә булмаган» мәктәпләр турында!

 
Бөтен Рәсәй буенча гына түгел, хәтта Татарстанда да шәхси балалар бакчасы, шәхси мәктәпләрнең саны көннән-көн арта. Димәк, (!) республика халкы шәп, мул тормышта яши...

 
Әйе, бүгенге көндә кемнәрдер гади авыл мәктәбендә, гади район, шәһәр мәктәбендә тиешле белем бирелми дип көлемсерәргә, балаларын шәһәрнең бер читеннән икенче читенә йөртергә, кулъяулык алыштырган кебек мәктәп алыштырыр­га, «текә» мәктәпләр сайларга мөмкин.
 

Инде шул «текә» мәктәпләр исемлеген бер күз белән генә булса да карап китик. 

  •  1нче урынны Бутлеров урамының 54нче йортында урнашкан 131нче лицей;
  •  2нче урынны Рәхмәтуллин урамында (2/18нче йорт) урнашкан «Лобачевский исемендәге лицей» мәктәп-интернаты;
  • 3нче урынны Х. Мәүлетов урамының 5нче йортында урнашкан Казан шәһәренең Халыкара мәктәбе алып тора икән. 

 

Соңгысында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов улы Искәндәр белем ала. Беләсегез килсә, әлеге уку йортына укырга керү өчен (вступительный взнос), әти-әниләр ике дә уйламыйча, 230 000 сум чыгарып сала. Ә инде ай саен баланың ничәнче класста укуына карап, тиешле сумманы түләп баралар. Мәсәлән, әлеге мәктәпнең Федосеевская урамында урнашкан кампусында белем алу өчен (югары сыйныф укучылары өчен) түләү 101 500 (ай саен!) сумны тәшкил итә.

 

Әлеге «текә» уку йортлары исемлегенә Универсиада Авылы территориясендә урнашкан IT-лицей,
Ш.Усманов урамының 11нче йортында урнашкан 2нче номерлы лицей-интернат, Иннополис шәһәрендәге «Иннополис лицее», Җиңү проспектында эшләп килүче 19нчы номерлы гимназия дә кергән.

 Хәтерләсәгез, соңгысы (19нчы гимназия) әти-әниләрдән җыелган акчалар хисабына Берләшкән Гарәп Әмирлегендә корпоратив чара уздыру белән тарихка кереп калды.
 

Билгеле инде, «текә» мәктәпләр исемлегендә «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» күп телле мәктәбе дә бар. Белгәнегезчә, «Адымнар» мәктәбенең төп инициаторы һәм кураторы булып Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзе тора. Ә инде «Иң текә милли мәктәп» буларак күп­ләр Ш.Усманов урамында урнашкан 2нче номерлы гимназияне билгели.

 
Әлеге исемлекне тагын да дәвам итәргә, тулыландырырга, һәр уку йортындагы мөмкинлекләр, башкаларның төшенә дә кереп карамаган уңайлыклар турында озак язарга булыр иде.

 
Әйткәнемчә, «текә­лек»не кемдер уку йортындагы мөмкинлекләрдә, җиһазларда күрә. Чыннан да, күп кенә мәктәпләргә (бигрәк тә шәхси) килеп кергәч, сине пыяла диварлы кабинетлар, иҗади сәнгать остаханәләре, телестудия һәм медиалаборатория, зур концертлар залын хәтерләткән актлар залы, бассейн, махсус җиһазландырылган медицина кабинетлары, көрәш залы каршы ала... Кемдер «текәлекне» олимпиада нәтиҗәләре, грантлар күплеге, күренек­ле укытучылар булуы белән билгели...
Минем дә үз параметрларым, үз бәяләү критерийларым: укымышлы, белемле, киң карашлы гына түгел, рухи яктан бай, әхлак­лы, физик яктан сәламәт балалар тәрбия­ләүче уку йорты! Аена 100 000 түләп, комфортлы кабинетларда укып, 3-4 телне өйрәнеп тә, балаң үз туган телен белмәсә һәм тәртибе, әхлагы ташка үлчим булса, мондый киләчәкнең поты бер тиен...
Бу саннарны, бу мөмкинлекләрне күргәч, укыгач, кайбе­рәүләрнең күңеле тө­шәргә, көнләшергә, «Һай, мин балама көн саен ашау һәм юл өчен 200 сум көчкә табам, җирбитләр!» дип, аһ орырыга мөмкин. Аптырамагыз, һәр кешенең үз мөмкинлекләре, һәр кешенең үз тормышы. Киресенчә, Татарстанда шундый мәктәпләр, шундый мөмкинлекләр барлык­ка килгәненә сөенегез генә. Сөеник кенә... 

Ә белем алырга теләгән бала гади мәктәптә дә тиешле белем һәм тәрбия ала, җәмәгать! Бүгенге көндә ныклы белем һәм милли тәрбия бирү юнәлешендә уңышлы эшләп килүче уку йортлары да шактый. Ике катлы, тәрәзә төбендә яран гөлләр үсеп утырган, ашханәдә тәмле ботка исе чыккан гади мәктәп бинасында да укытучылар, укучылар бергә укый, эшли, иҗат итә, рәхәтләнеп аралаша, ихлас елмая, гөрләтә. Шулай гөрләтергә язсын! Иң мөһиме – безнең киләчәк буыныбыз да әти-әниләрен, остазларын, укытучыларын ихластан кадерли, хөрмәтли торган буын булсын...

 
Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина), Осиново

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев