Бөртеклеләр – амбарда, көнбагыш суктыру дәвам итә
Быелгы көз аеруча матур килде. Агач лар алтын күлмәкләрен кигән, кояш нурларында пәрәвезләр очып күз ләрне иркәләгән әбиләр чуагында районы быз кырларына авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашуга чыктык. Район башлыгы Михаил Афанасьевның алдынгылар белән күрешеп, билгеле бер уңышка ирешкән механизаторларны котлавы күркәм бер традициягә әверелде.
Нәтиҗә канәгатьләнерлек
Август ае яңгырлы килсә дә, сентябрь урыпҗыюны башкарырга мөмкинлек бирде. Район кырларында бөртеклеләрне җыю тулысынча төгәлләнгән. Быел барлыгы 39043 тонна бөртекле культура уңышы алынган. Уңдырышлылык гектардан 20,5 центнер тәшкил итә. 8 мең гектардан артык мәйданда көзге бодай чәчелгән. Бүген исә техник культура – көнбагыш җыялар. Барлыгы 2786 гектарны били.
«Мин – җир кешесе»
Беренче тукталыш – Олы Шырдан авылына борылган юл уңаендагы куку руз басуы. Биредә «Авангард» АҖ механизаторлары белән очраштык. Виталий Гришин, Николай Фадеев, Инсаф Вәлиуллин әлеге хуҗалыкның алдынгы механизаторлары.
– 20 елдан артык шушы һөнәремә тугры мин. Быел һава торышы үзенчәлекле булды, яңгыры да яуды. Шулай да уңышны югалтуларсыз җыеп алдык. Басуда мин ирек ле кош кебек. Беркем дә комачауламый, рәхәт. Мин – җир кешесе. Башка урында эшли дә алмас идем, – ди Олы Шырдан егете Инсаф Вәлиуллин.
Туган як кырлары җанга шифа
Алга таба барабыз. Тау Иле авылы борылышында туган җирен, авылын өзелеп яратучы ике якташыбыз белән очраштык. Алар да нәкъ менә җир кешеләре. Шулай булмаса, авырлыкларга бирешми, үз хуҗалыкларын тартып бара алырлар идеме икән?!
– Яшермим, урып-җыюда быел каршылыклар булды, яңгыр комачаулады. Августта барлыгы 9 көн генә басуга чыга алдык. Ә бу, белгәнегезчә, уңышны җыеп алу өчен мөһим вакыт. Сентябрьдә эшне төгәлләргә мөмкинлек булды, – дип сөйли «Тау Иле» хуҗалыгы җитәкчесе Әмир Заһидуллин.
– Безнең җирләребез Прибой авылы янында, 350 га тәшкил итә. Уңыш канәгатьләнерлек булды. Мәйдан әллә ни зур булмау сәбәпле, урып-җыюны яңгырларга кадәр төгәлләдек. Бүген көнбагыш суктырабыз. Анысы да күп калмады инде. Фермерлык эшен ачу минем өчен авыр булмады. Чөнки әти нигезен булдырган иде. Кырда мин күңелем белән ял итәм. Шуңа да, ник авылда калдым икән, дигән икеләнүле уйның башка кергәне дә юк, – дип фикерләре белән уртаклашты фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәмис Абзалов.
Норлатта карлыган үстерәчәкләр
Норлат авыл җирлеге территориясендә фермер Сергей Павлов кара карлыган үстерергә хыяллана. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен аңа 80 гектар мәйдан бирелгән. Хезмәттәшлек һәм үсеш перспективалары турында район башлыгы Михаил Афанасьев белән очрашуда да сөйләштеләр.
– Күрше республикадан – Чувашиядән килгән фермер Сергей Павлов заманча проектны безнең районда гамәлгә ашырырга планлаштыра. Әлеге проектны Рәис Рөстәм Миңнеханов та хуплады, – ди район җитәкчесе.
– Бары тик кара карлыгын үстерәчәкбез. Чөнки әлеге җиләккә ихтыяҗ Россиядә зур. Һәм моны кытайлар тулыландыра икән. Ни өчен читтән кергәнне көтәргә һәм үзебездә үстермәскә?! – ди КФХ «Павлов» җитәкчесе.
10 кило көнбагыштан – 5 кило май
«ВЗП Заволжья» җитәкчесе Ислам Закировны көнбагыш кырында очраттык. «10 кило көнбагыштан 5 кило май чыкканын белә идегезме?» – дип каршы алды ул безне комбайннар гөж килеп торган басуда. Каян белик инде?
Быел көнбагыш уңышы канәгатьләнерлек, гектарыннан 20 центнерга якын чыга. Барлыгы 2500 гектар мәйданда утыртылган. Барысы да майга барачак икән.
Бакырчы егете Рафыйк Мозаффаровны да биредә очраттык. Ул әлеге хуҗалыкта 2003 елдан бирле. «Электән техниканы яраттым, башка өлкәдә хезмәт итә алмас идем, мөгаен. Хезмәт хакын вакытында түлиләр», – ди ул.
Тавышы – сандугач, үзе – механизатор
32 елдан артык гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган Айдар егете Рафис Сәлахиев механизатор булмаса, җырчы булыр иде, мөгаен. Тик аның кебек туган ягын һәм җирен яраткан кешеләр районыбызга бик тә кирәк. «Кайтыйк әле туган якка» җырын башкарганда сүзсез калдык, дип әйтү генә аз.
– Мин буш вакытымда үзешчән сәнгатьтә катнашам. Яңа җырлар өйрәнәсе була икән, руль артында да җырлыйм. Эшемне яратам, Аллаһ сәламәтлектән аермасын. Эшләп, җырлап яшибез, шөкер, – ди ул.
– Авыл хуҗалыгы алдынгыларын аерым бер шатлыклы хисләр белән хөрмәтли без. Безнең комбайнчылар һәм механи за торлар хезмәте ихлас рәхмәт сүзлә ре нә лаек. Бүген районыбыз алдын гы лары белән очраштык. Алар талант лы, үз эшләрендә генә түгел, ә иҗат өлкә - сен дә дә. Рафис Фирдәвесович, афәрин! Сез барыгыз да үз урыныгызда, эшегезне намус белән башкарасыз! Авыр хезмәтегез өчен зур рәхмәт, - диде Михаил Афанасьев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев