Тау Илендә «Гомерләрнең һәрбер көне матур» дигән чара оештырдылар
1 октябрь көнне Тау Иле мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан «Гомерләрнең һәрбер көне матур» дип исемләнгән бәйрәм булып узды.
Бәйрәм чәй өстәле артында матур җырлар, котлау сүзләре, шигырьләр белән үрелеп барды. Килгән кунакларыбызга исәнлек-саулык, тазалык-байлык, тыныч картлык, озын гомер телибез.
Картайсыннар әйдә еллар,
Картаймасын бары күңел.
Һәр көн яңа бәхет килсен
Моңаерга кирәк түгел.
Шатлыгыгыз ешрак булсын,
Кайгылар урап үтсеннәр.
Еллар санын сизмәс өчен —
Оныклар гөрләп үссеннәр.
Тау Иле мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Сәлахова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев