Тау Иле мәдәният йортында «Яңа елда бергә булыйк» дип исемләнгән бәйрәм оештырдылар
10 гыйнвар көнне Тау Иле мәдәният йортында «Яңа елда бергә булыйк» дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды.
Бәйрәм моңлы җырлар, дәртле биюләр, уен-көлке, «Мунча ташы» юмор театрыннан өзекләр белән үрелеп барды.
- Уеннарда катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Бәйрәмгә килгән авылдашларга, кайткан кунакларга, дусларыма, хезмәттәшләремә зур рәхмәт! – дип сөйли Тау Иле мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Сәлахова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев