Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Танае мәктәбендә балаларга белемне йөрәкләре аша җиткерүче чын мөгаллимнәр эшли

Хәзерге вәзгыятьтә авылда һичьюгы башлангыч мәктәпне саклап калу да зур бәхет. Анда йөреп белем алырлык бала булмагач, нишлисең... Ә инде 11 еллык мәктәпне тотып тору – чиксез бәхет, батыр­лык һәм дәрәҗә. Татар Танаенда ике катлы яңа урта мәктәп 1990 елда ачыла. Аңа күренекле авылдашлары – язучы, тәрҗемәче Афзал Шамов исеме бирелә. Һәм ул бүгенге көнгәчә, директоры Венера Гарипова һәм укытучылар коллективы тырышлыгы белән, тулы урта белем бирү учреждениесе статусын саклап килә.

Биредә үз һөнәрләрен чын мәгънәсендә яратучы, балаларга белемне йөрәкләре аша җиткерүче чын мөгаллимнәр эшли. Шулай булмаса, педагоглары – югары категорияләргә һәм дәрәҗәле исемнәргә, укучылары – Россия күләм олимпиадаларда җиңүгә лаек булмас иде (сез ул уңышлар турында безнең газетабыз битләрендә танышып барасыз). Монда, әлбәттә, мәктәп өчен кайгыртуны яшәү рәвеше иткән, кул астындагы коллегаларының тырыш хезмәтен гадел бәяләүче Венера Гарипованың өлеше зур.

– Безнең мәктәп – интернациональ мәктәп. Балалар биредә танышып, аралашып, чәч үргече кебек бер-берсенә бәйләнеп, бик дус коллектив булып яши. Укучылар саны кимү хәзер бер генә авыл мәктәбен дә читләп үтми. Шулай да, бездә әле бик нык киеренкелек юк, шөкер. Узган ел 70 бала иде, быел 63. Бездә гомер буе җитмеш-җитмеш биш тирәсе булды инде, ә мәктәп ачылган елларда 104 тә булганы бар. Быел кимеде бераз, әмма киләсе елга алты укучы кергәч, кабат шул санга басачакбыз. Унынчы сыйныфта укуларын дәвам итәргә алты бала теләк белдерде. Барысы да тырышлар. Мәктәбебездән бер генә укучының да аттестатсыз чыгып киткәне булмады, – дип уртаклаша Венера Павловна. – Барлык шартларны булдырырга, шәһәрнекеннән берни белән дә калышмаска тырышабыз. Коллективыма рәхмәтлемен, укучыларга бик төпле белем бирәләр һәм барлык күңел җылысы белән эшлиләр. Уртак тырышлыгыбыз белән мәктәбебезне яшәтәбез, яшәртәбез. 2009 елда бер миллион сумлык грантка ия булдык. Аны авыл мәктәпләре арасыннан районда ике генә авыл – Олы Ачасыр һәм без ота алдык. Ул вакытта бу бик зур акча иде һәм без аңа мәктәпне җиһазландырдык. Әлеге грант безне бик дәрәҗәле итте. Әмма еллар үтә, без олыгайган кебек, мәктәп тә картая.

Тора-бара тәрәзәләребез искерде. Мин аларны яңарту, алыштыру өчен нинди генә бусагалар таптамадым, кая гына хатлар язмадым инде. 2010 елдан тотынганмындыр. Менә, ниһаять, Аллаһка шөкер, 2021 елда безнең авылга район башлыгы Михаил Афанасьев килде. 12 сентябрь икәнен дә хәтерлим, хәтта. Бик тә кызып көзге ярминкәгә әзерләнеп йөргән көннәр иде. Яшелчәләрне автобуска төягәндә килде һәм безнең мәктәп бакчасында шуның кадәр уңыш үстерүебезгә шаккатты.


Шунда ул мәктәбебезне, атмосферасын бик ошатып китте, җир кешеләре икән сез, балаларны яшьтән дөрес тәрбияләп укытасыз, диде. Менә шунда мин аңа тәрәзәләрне күрсәтә алдым. Аннары авылның мәдәният йорты ремонтлана башлады һәм Михаил Павлович Танайга ешрак килде, килгән саен мәктәпкә керми калмады. Менә шул елда, кыш көне – декабрь аенда тәрәзәләребезне алыштыр­дылар. Алар хәзер ап-ак булып, җырдагыча, әни күзләре кебек, җылылык, нур бөркеп тора. Районыбыз башлыгының сүзендә торып, балаларга шундый бүләк ясавына әти-әниләр дә, укытучылар да бик рәхмәтле һәм хөрмәтебез зур…

Гөлнара Вәлиева мәкаләсенең дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №42 (25 октябрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

18

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    3

    0

    Без мэктэбебез белэн горурланабыз. Венера Павловна кебек житэкче, коллективнын бердэмлеге булганда, 11 еллык мэктэп эшлэр, унышларга ирешер, дигэн ометтэ калабыз.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Безнен мэктэп яналыкларын "Яшел Узэн" газетасы hэрдаим яктыртып бара. Редакция хезмэткэрлэре, сезгэ сэламэтлек, эшегездэ унышлар телибез.