Татар Танае авылында МХО геройлары истәлегенә футбол турниры узачак
Махсус хәрби операция Татар Танае авылын да урап узмады.
Узган елны гына зур югалту кичерсәк, быел ул яралар тагын яңарды. Авылыбызның батыр, чибәр ике егете Илнур белән Айнур туган илебезнең тынычлыгын саклап, мәңгелеккә күзләрен йомды.
️Батырларыбызның рухы шат булсын дип, авыл яшьләре алар истәлегенә футбол турниры уздырырга булды. Ярышта тирә-як авыллардан командалар катнашачак. Шулай ук тәмле пылау, кайнар чәйдән дә авыз итәргә мөмкин булачак.
Барыгызны 5 июнь көнне Татар Танае авылында 11:00 сәгатьтә мәктәп территориясендә урнашкан футбол мәйданында көтеп калалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев