Татар фольклорында шактый зур кыйммәткә ия булган жанр-мөнәҗәт яшәп килә
Мөнәҗәт гарәп-фарсы теленнән «Ходайга ялвару», «дога», «Ходай белән яшерен әңгәмә» диеп тәрҗемә ителә, шул мәгънәдә йөри.
Халык күңелендә һәм язма чыганакларда күп санлы мөнәҗәтләр сакланып калган. "Мөнәҗәт дигән дәва" кичәсендә нәкъ менә шул мөнәҗәтләрне барладык та. Аналар көненә багышланган бәйрәм кичәсендә мөнәҗәтләр тарихын тыңлап, мөнәҗәтләр әйттек.
Сафиуллина Алсу, Борһанова Фирдәүсә, Сәмитова Нүрия апалар дини, ятим бала зары, ялгыз аналар моңы, картлык, туган җир турындагы мөнәҗәтләрне көйләп әйтеп үттеләр. Ә бит бу мөнәҗәтләр-тарихның иң аяусыз һәм гарасатлы елларында да бабаларыбызга йөзебезне һәм динебезне сакларга, халык буларак исән калырга ярдәм иткән мәдәни мирасыбызның аерылгысыз бер өлеше. Шул сагыш тулы моң чишмәләрен ишетүдән мәхрүм булмасак иде.
-Бәйрәм кичәсе чәй табыны артында бик җанлы дәвам итте. Авылның яшәеше буенча борчыган сорауларын авыл җирлеге башлыгы Алёна Владимировнага бирделәр. Аналар, һәр сорауга төпле җавап ишеттеләр, - дип сөйли Бакырчы мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Салахиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев