Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Талап чыкканнар дисәм дөресерәк булыр кебек

#әйтәмәле

Кызлар исәннәрмесез! Авылга кайтып шаккатып килдем бит әле, шуңа сезгә язарга булдым, бәлки үзләренең кырын эшләрен танып, оят булыр. 

 

Авылдагы йортыбызга ял саен диярлек кайтып йөрибез, узган атнада гына кайткач иремә: «Эх, кура җиләкләребез пешеп килә, икенче атнада җыеп кайнатма ясарбыз», – дигән идем. Ясадың бар, без кайтуга җиләктән җилләр искән мин сиңа әйтим. 

 

Ничек чит кеше әйберенә кул сузып була ул ә, аңламыйм?! Югыйсә, кечкенә генә авыл, барыбыз да бер-берсен белә. Нинди заманга калдык, көпә-көндез талап чыксалар да аптырамассың хәзер. Тик кеше әйбере белән баеп булмый, шуны онытмасыннар иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев