Такыр юллардан һәркемнең йөрисе килә
Акъегет авыл җирлегендә хисап сессиясе төгәл бер сәгать барды. Шушы вакыт эчендә җирлек башлыгы Алена Хәйруллина докладын тыңладык, сүз алып фикерен җиткерүчеләр дә сөйләде һәм проб лемалар да күтәрелде.
Биредә үзсалым акчасын 500 сумнан җыялар. Акъегеттә узган ел 201 кешенең 142се бу акчаны тапшырган. Нигездә, әлеге суммага урамнарга вак таш җәелгән. Гомумән, өч авылда төзекләндерелгән юл 656 метр тәшкил итә. Быел да эшләрне дәвам итү өчен акчаны тиз арада җыйнап тапшырырга кирәк. Авыл җирендә тормышны уңай якка үзгәртүнең бер юлы инде бу. Шуңа да кемдер акчасын биргәндә, башкалар читтә калмасын иде. Такыр юллардан һәркемнең йөрисе килә.
Республика программасы нигезен дә 1 чакрымнан артык ут чыбыгы сузылган, 23 яктырткыч куелган. Шулай ук, дәүләт ярдәме белән Акъегеттә балалар мәйданчыгы барлыкка килгән.
– Җирлек өчен икътисади күрсәт кечләрнең берсе – шәхси ярдәмчел хуҗалыклар. Халыкның тормыш-көнкүреше аларның үсешенә бәйле. Мөгезле эре терлекләр – 277 баш, сыерлар 109 баш тәшкил итә. Җиһаншиннар белән Ибәтуллиннар – сигезәр, Хәмитовлар белән Низамовлар бишәр сыер тота. Атлар җирлектә – 6ау. Терлекләр саны елдан-ел кими, – дип сөйли Алена Хәйруллина.
Авыл җирлегенең үз бинасы юк, яңасын салу өчен техник документларны әзерли башлаганнар. Аннан Юынчы авылына күп функцияле үзәк төзү өчен заявка бирелгән. Димәк, бәхет елмайганны көтәсе генә кала.
Алена Хәйруллина чыгышыннан соң, Карамалы Тауның янгын сүн дерү часте җитәкчесе Рәүф Галиев уттан саклану чаралары турында сөйләде. Фаҗигаләрнең иң беренче сәбәбе – эчкечелек һәм электр чы бык ларының төзек булмавы. Әле дә ярый кайбер авылларда ирекле янгын сүндерү машиналары бар. Урынга Күгеш, Татар Танае, Олы Ачасырдан иң беренчеләрдән булып киләләр. Шуңа да бәла-казаларны булдырмый калуда аларның өлеше чиксез зур. Җитәкче сүзеннән күренгәнчә, ут чыгуны булдырмауның гади ысулының берсе – йортка янгын хакында хәбәр итүче җиһаз урнаштыру. Берсе 300 сум тирәсе торучы бу җиһазны йокы, аш бүлмәсенә һәм коридорга урнаштырырга кирәк. «Алар нәтиҗәле, вакытында кычкыра һәм тавышы көчле, йоклаган кешене уята», – дип сөйли Рәүф Галиев.
Норлат участок дәваханәсе баш табибы Илсөяр Таһирова һәр җыенда катнашып, авыл халкына аңлату эшләре алып бара. Биредә дә коронавирустан прививка ясатуның һәм диспансеризация узуның мөһимлеге турында сөйләде. Норлат зонасында гына да 165 кеше онкология белән чирли. Шуңа да бу авыруның иртә срокта ачыклау өчен диспансеризация узудан баш тартмаска кирәк.
Мөмкинлектән файдаланып, хисап сессиясенә килүчеләр борчыган сорауларын бирде. Авыл җирлегенә яңа бина төзелә калса, анда почта бүлеген дә урнаштырырга кирәк, дигән фикерне җиткерделәр. Төзелсен генә, урамда калдырмаслар.
Бакырчыдан Җәүдәт Сафиуллин җиткергән сорау мине бөтенләй аптырашта калдырды. Бу проблема бер генә авылда да күтәрелмәгән иде. Баксаң, Акъегет авыл җирлегендә көнкүреш-калдыкларны вакытында алып китмиләр икән.
«Элек Норлат торак-коммуналь хуҗалыгы эшләгәндә мондый хәл юк иде. Хәзер аптыраш инде менә», – дип борчыла ул.
Чынлап та, Яңа ел бәйрәменнән соң, төбәк оператор озак вакыт килми торган, элемтәгә дә чыкмаган. Билгеле инде көнкүреш калдыклар да шактый җыелган.
Хәзер исә, бар да җайланган, чүпне вакытында алып китәләр икән.
Бакырчы башлангыч мәктәбе директоры Җәүдәт Сафиуллин тагын бер борчыган мәсьәләне күтәрде. Бакырчыда укучылар Акъегет мәктәбенә барганда автобусны ачык тукталышта көтәргә мәҗбүр. Аны ничек тә булса ябыграк итеп ясарга булмыймы икән, дигән фикер яңгырады. Әлеге тукталыш барлык нормаларга да туры китерелеп эшләнгән икән.
Сессия ахырында җирлекнең иң активлары – Бакырчы клубы мөдире Миләүшә Сәлахиевага, Юынчы клубы мөдире Әсхәт Садыйковка һәм Акъегеттән социаль хезмәткәр Гөлнур Бәхтияровага район башлыгы урынбасары Николай Бызин район башлыгының рәхмәт хатларын тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев