«Таянырлык ир-атларыбыз юк. Әти дә, ирем дә...» - Венера Низамова – 5 бала әнисе
Әйе, ана булу – иң зур бәхет! 9 ай йөрәк астында йөртеп, мең газаплар кичереп, дөньяга тудырган сабыеңнан да кадерлерәк, якынрак кеше бармы икән?! Нәкъ менә ана булган көннән хатын-кызның йөрәге “балам” дип тибә башлый. Тормышка да башка күзлектән карарга, гомумән, яңача яши башларга өйрәнәсең. Чөнки шушы дөньяда яшәвеңнең мәгънәсе – балалар. Бүгенге язмам герое 29 яшьлек Венера Низамова – 5 бала әнисе.
Иң зур бәхет бит ул әни булу,
Сөеп, назлап карау балаңа.
Сабыеның көләч йөзен күрү,
Иң зур шатлык бит ул анага.
Гөлфия Гыйззәтова.
Әйе, әйе, ике кыз һәм өч малайга гомер бүләк иткән ана ул!
Венера Күгеш кызы. Мәктәптә укыганда, авыл арасы ерак булмаса да, бер ел Норлат егете Илназ белән интернет аша танышып, аралашалар. Ниһаять, күрешкәннән соң, ике ел очрашып йөргәч, кызга 18 тулуга, кавышалар. Бу вакыт Венераның Казанда пешекче-кондитерга укыган чагы була. Һөнәр ала, эшкә урнаша. Инде беренче сабыен тапкач, ире командировкага йөрү сәбәпле, Норлатка кайтырга ниятлиләр. Соңрак Күгешкә, балаларга күз колак булырга дип, Венераның әнисе Гөлсинә ханым янына күченәләр. Зәлиядән соң Сәид, аннан Ясминә... Шулай итеп, декрет яллары озакка сузыла.
- Биш бала табармын дип һич уйламаган идем. Хәер үзем дә 6 балалы ишле гаиләдә үстем, бишенче булып туганмын. Ирем Казанда сменалап эшләп йөрде. Сабыйларны үстерешергә әнинең ярдәме зур булды. Олысы Зәлиямә 10 яшь, Сәидкә – 7, Ясминәгә – 6, Рәсимгә – 4, Фаязыма 3 яшь, - дип бармакларын бөгә-бөгә саный бәгырь җимешләрен Венера.
Әңгәмәбезнең бу урынында авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин да сөенечен яшерә алмады.
- Бер гаиләдә биш бала үссен әле! Авылыбызның киләчәге бит алар! Әнисенә рәхмәт, ул булмаса, ничә баланы калдырып, эшкә йөри алыр идеме? Бер йорттан мәктәпкә – ике, балалар бакчасына өч бала чыгып китә. Алар авылыбызның тоткасы. Аннан, Венера әнисе белән, бер ай да булмады, менә шушы йортны салып чыкты. Мондый зур хезмәтне ерып чыгу ир кешенең дә хәленнән килми әле ул! Элек рәхмәткә эшлиләр иде өмә ясап, хәзер бит барысы да шул акчага килеп терәлә. Гадәттә хатын-кыз акчаны туздырырга ярата, ә алар тота белә. Әле машинасын да алыштырды. Бер сүз белән әйткәндә – молодецлар!
Әйе, иске йортны зурайтып, түбәләрен алыштырып, тышлап, өр-яңа йорт җиткезәләр. Казанга йөреп эшләүче Венерага машинасын да яңартырга туры килә. Тормыш йөген тарту шушы ике ханымның кечкенә генә җилкәләренә төшә, чыдасын гына.
- Таянырлык ир-атларыбыз юк. Әти дә, ирем дә... Ике ел элек Илназ бу дөньядан үз теләге белән китте. Нигә, ни сәбәпле, белмибез, сер булып калды. 10 елга якын гомер иттек, тормышымның иң бәхетле еллары. Вак-төяк ызгышлар була инде ул, болай әйбәт яшәдек. Балаларны үлеп яратты. Кулы алтын иде. Әтисе яшьли инвалид калгач, күп эшкә өйрәнергә туры килә. 4нче класста тарктор җыеп чыккан малай ул! Шушы өйнең фундаментын бергә ясадык, бер айда үзе генә мунча салып чыкты. Машина ватылса да кешегә ялынмадык. Кулыннан килмәгән эш юк иде. Ул булганда бозаулар да тоттык.
Язманың дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №46 (22 ноябрь) санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев