Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Тагын егылган самолет турында.

Газетада Олы Ачасыр кырында егылып төшкән самолет турында язылды инде. Эзләнүләр барышында 42 кеше белән аралашырга, Тула өлкәсе районнары белән, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае чиновникларына мөрәҗәгать итәргә туры килде.

Бу катастрофаның йомгагын сүтәр өчен бик күп көч түгелде. Финанс якларын һәм нервлар тартылышын әйтеп тә торып булмый. Бер уйлаганда болар миңа һәм башкаларга нәрсәгә кирәк инде - туган түгел, безнең як кешесе дә түгелләр. Ләкин күңел тынычсызлыгы никтер алга таба барырга мәҗбүр итте. Беренче чиратта очучы Грудаковның кече ватанын (Степановка авылы) табу бурычы куелды. Тула өлкәсендә ике Степановка авылы бар. Тагын берсе Мәскәү өлкәсендә. Ул элек Тула өлкәсенә кергән булган. Электрон хатлар язып, телефоннан сөйләшеп, бу авылларда Грудаков фамилияле кешеләр яшәмәгәнлеге билгеле булды. Миңа жавап бирүчеләр (ра йон хакимияте кешеләре, ЗАГС белгечләре, Тула өлкәсе эзтабарлары һәм башкалар) юк диеп кенә җавап бирде.

Тула өлкәсенең губернатор хакимиятеннән дә шундый җавап килде. Бу эзләүләрдә Тула өлкәсенең ЗАГС комитеты җитәкчесе Татьяна Абросимова гына бик нык тырышты. Аның хезмәткәрләре архивта Степановка авылы турында бөтен документация не карап чыктылар, хәтта чиркәү китапларын да. Шунысы кызык, Тула өлкәсендә, тегеләрдән башка Степановка дигән авыл юк диеп саналды. Тик Иевлево дигән авыл хакимиятеннән хат килгәч кенә, кайбер сораулар ачыклана башлады. Шушы авылның музей мөдире миңа Тула өлкәсенең Новомосковский районы картасын җибәрде, 1946 елгы карта. Ә бит мин аны караган идем инде, никтер зурайтырга башым җитмәде.

Менә ул Степановка авылы! Гугл спутник онлайн картасыннан карадым – бу авыл инде күренми. Әһә, мин әйтәм, бу авыл безнең районның Кирмәле, Рязань авыллары шикелле юкка чыккан инде. Туланың ЗАГС комитетына шалтыратам. Шулай да шулай, карагыз әле шушы ориентир буенча дим. Абросимова ханым тикшерә башлагач, Новомосковский районы военкоматына мөрәҗәгать итә. Алар аңа Грудаковлар сугышка кадәр яшәгән адресны бирәләр. Шуннан соң бу очучының апасының кызын табырга насыйп булды. Аның белән элемтәгә кереп, абыйсының безнең кырларда үлеп калганын әйттем. Тавышына карап, бик үк сөенде диеп әйтә алмыйм. Тагын да «казына» торгач, Грудаковның оныгын да таптым. Боларның икесен таныштырып та җибәреп булды. Галина, Грудаковның апасының кызы, шушы очучы турында сөйләде. Әнисе сүзләренә таянып инде. Ә Степановка авылын, елга кырыенда урнашканлыктан, плотина төзегәч, су баса башлаган. Аннан соң авыл кешеләрен Новомосковск шәһәренә күчерә башлаганнар. Шулай итеп, ул юкка чыккан. Районда утыручы чиновникларга моны гына белергә кирәк бит инде. Шушыны ачыклар өчен күпме вакыт китте!

Ә менә Грудаковның мондагы эзләре билгесез булып кала бирә. Мин Олы Ачасыр, Кече Ачасыр кешеләре белән сөйләштем, кайберләрен самолет егылган урынга алып барып кайттым. Ләкин төгәл итеп ачыклап булмый. Олы Ачасырдан Әнвәр абый Абзалин, авыл кешеләре сүзләренә карап, бер урынны, ә Бәчектән Салих абый Сәлимханов икенче урынны күрсәтә. Бу урыннар арасы бер километр. Никтер, бу кырларда минимум ике самолет егылды ахырысы, дигән фикер алга сөрелә башлады. Чөнки бу көнне егылган берничә самолет шушы көнгә кадәр билгесез булып кала. Әнвәр абый күрсәткән җирдән 50ләп метрда гына радиомаяк торган булып чыкты. Хәзер аның урынын чокыр билгели. Моның турында мин беренче ишеттем. Бик тә каты сер булган диләр. Радиомаяк Себердән

Мәскәүгә оча торган самолетлар өчен хезмәт иткән. «Алсиб» хәрби маршруты өчен. Шушы тирәдә җир сөргәндә металл әйберләр чыкты диеп сөйләде миңа Әнвәр абый белән Идрис абыйлар. Шушы ук җирләрне моннан 10 ел элек Казан егетләре металл эзләүче прибор белән тикшергәндә, шулай ук, калай кисәге табып алганнар. Шуны да истә тотарга кирәк – сугыш елларында безнең тирәләрдә бүреләр күп була. Алар кырларда кеше мәетеннән бик күп әйбер калдырмаганнардыр.

Эзләүләр Татарстан эчке эшләр министрлыгы, КГБ/ФСБ, Подольск үзәк хәрби архивларына таянып та алып барылды. Миңа килгән җавапларда бернинди дә яңалык булмады. Казан партия архивыннан гына Грудаковның партбилеты турында әйттеләр. Ул миңа болай да билгеле иде инде. «Найден у разбитого самолета вблизи села Б.Ачасыры Нурлатского района» диелгән анда. Сөйләшкәндә, карандаш белән «товарищ Грудаков» диеп язылган, дип өстәделәр.

Тагын бер кат бу хәлләргә әйләнеп кайтыйк. 1944 елның 11 февраль көнне 13 самолет егылып төшә, 16 кеше һәлак була. Җиргә кадәр бик нык томан тора, Самолетлар бозлана, приборлар эштән чыга, радио станцияләр эшләми баш лый. Ачасыр янындагысы 14 сәгать тирәсендә егыла. Ә бит шуннан ерак түгел Төрләмәгә бара торган ат-чана юлы узган. Әнвәр абый күрсәткән җирдә Ачасыр колхозының бәрәңгесе күмелгән баз шикелле әйбере булган. Аны Ачасыр кешесе сак лап йөргән. Шул ук кеше, беренче булып күргән ахрысы, пилотның документларын, пис толетын, шлемофонын алып кайтып киткән. Авыл эченнән барганда шул пистолеттан бер кешенең этен дә атып үтергән. Пилот документларын моның малае 70нче елларда мәктәпкә алып килгән. Аны укытучы Хәким абый Әхмәтсафинга да күрсәткәннәр. Мәктәп пионерлары документта күрсәтелгән адрес буенча хат та язып караганнар. Җавап булганмы-юкмы, инде хәтерләмиләр.

Нин ди документ булганын да, очучының фамилиясен дә искә төшерә алмадылар. Самолет ның приборлар панелен, пулеметларын, шулай ук, Ачасыр кешеләре алып кайта. Бер малайда очучының орденнары бар иде диләр. Икенчесендә очучының кеч кенә генә фотосы да булган. Ачасырдан Гумәр Гыйниятуллин, самолетның калаен алып кайтып, аннан чүмеч ясаган. Хәзер бу «әсәр» миндә саклана. Ә менә бер мәгълүмат буенча, Ачасыр картлары, мәет җирдә ятырга тиеш түгел диеп, яшертен генә шул кырда күмгәннәр ди. Монысы дөрескә туры килә. Чөнки, бер генә архив документында да очучының (очучыларның) күмелгән урыны күрсәтелмәгән. Гру даков ның оныгына ФСБ үзәк архивына барып карарга киңәш бирдем. Катастрофаны тикшерү Урал хәрби округының контрразведка хезмәткәрләре тарафыннан алып барылган. Бәлки аңа, оныгы буларак, серләрне ачарлар.

Мин шуны аңлый алмыйм: Сталин заманы, һәрбер авылның берничә «стукачы» бар. Ләкин НКВДга ник бер кеше хәбәр житкерсен. Моны очучының оныгы да, сеңлесе дә аңламыйлар. Логика монда урынсыз! Ә бит шул ук көнне, шул ук вакытларда Чувашиянең Цивильск ра йонында да бер самолет егылып төшә. Чувашлар шартлау тавышын ишетүгә үк шунда, урманга йөгерәләр.Тапкач, беренче булып НКВДга шалтыраталар. Соңыннан очучы мәетен авыл зиратына күмәләр. Документларын һәм коралларны Чабаксардан килеп, шул ук кичне алып та китәләр. Ә безнекеләр никтер дәшмәгәннәр. Татарларның менталитеты шундыймы? Куркаклыкмы?

Бу катастрофаның очына чыгып булмаячак ахырысы. Кайбер архивлар шушы көнгә кадәр ябык. Ә бит инде 77 ел узган. Кемнән нәрсә яшерәләр?! Яки күп фактларны белмиләр, шуңадыр ачылырга ашыкмыйлар. Грудаковның оныгы белән сеңлесенең кулына флаг. Тикшерсеннәр, «казысыннар», бәлки тагын 77 елдан соң нәрсәдер билгеле булыр.

Рөстәм Сәйфуллин. Түбән Урысбага

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызык. Рөстәм абый безнең эзләнүчән кеше. Бик күпне белә. Китап чыгарырлык белем анда. Шуларны туплап чыгарырлык спонсор табылса бик әйбәт булыр иде. Энциклопедик белемле Рөстәм абый. Тарихи фактлар документларга нигезләнеп язылган.