Таган асты очраштырды да, кавыштырды да
Авылыбызның тарихын, яшәешен берничек тә тырыш, уңган, авылдашларыбыздан башка күз алдына китереп булмый. Алтмышынчы елларда авыл халкының, аеруча яшьләренең иң яраткан күңел ачу урыны кайда иде дисәгез, ул Сабан туеннан соң берәр атна дәвам иткән таган (даган) астында булган.
Элек Сабантуй төрле җирдә узган. Гыйззәт таллыгында, Түрмәлек чокырына бару юлындагы аланда, мәктәпнең спорт мәйданчыгында... Ничек хәзер уза торган шундый матур, карарга да җайлы урынны күрмәгәннәр икән соң? Ул вакытларда иң кырый йорт Шәрәфетдинов Гомәр абыйларныкы булган. Ә бит авыл яшьләре бу матур урында күңел ачып, «Зәлидә» уеннары үткәргән. Авылыбызда гармунчыларга кытлык булмаган, Алан башыннан гармунын алып Рәшит Насыйбуллин, Почта урамыннан Хафиз Сабитовлар килеп, өздереп уйнап, таң әтәчләре кычкыра башлаганчы яшьләрне күңел ачтырган. Иң оста, аяклары җиргә тими торган биючеләр Равия Ярхәмова, Халидә һәм Нургизәр Хәйруллиннарга (гармунчы да әле) җитешлеләр күп булмаган.
Сүзем таган асты турында бит әле. ул көтү кайтып, йорттагы эшләр беткәч, кичке якта башлана иде. Таган асты урынына бару, үзенә бер матур күренеш булган, чөнки, авылның төрле очыннан, урамыннан алдан гармунчы егет, аның артыннан култыклашып егет-кызлар тезелешеп барган, нәкъ, без яраткан «Весна на Заречной улице», дигән фильмдагы шикелле. Алан башыннан Хәбибулла Хәйруллин, Почта урамыннан Данир Нуриев, Гагарин урамыннан Кәрим Ногмановлар менә шулай уйнап килә торган булган. Соңрак яшьрәкләрдән Юныс Харисов, клубтан кино карап чыккан яшьләрне аккордеонда уйнап каршы алып, җәй көне, вальс әйләндерүче Дамир Заһидуллинар кушыла.
Алтмыш сигезенче елларда таган асты Дамир Йосыповлар янындагы буш урында була, әле ул чак мәчет салынмаган. Яше дә, өлкән рәкләре дә, бала-чагасы да шунда ашыга. Әле беренче көн, кайткан кунаклар, егет-кызлар танышыр өчен дә, рәхәтләнеп таган атынып, биеп кайтыр өчен дә бик күп җыела бирегә. Курку белмәс яшьрәкләр таганга чират тора. Аның баганасының биеклеге ничә метр булды икән? дүрт-биш булгандыр! Ике яклап егет белән кыз парлап менеп басалар.
Юк шул әле, басканчы биредә тәртип саклап торучы киң җилкәле, нык мускуллы егет белән таныштырып узыйм. Ул – Ринат Сираҗиев, әле көрәшче дә, соңрак булачак табиб... (Бик кызганыч, яхшы билгеләргә генә укып, медицина институтының горурлыгы, үзе укыткан профессорның уң кулы булырга тиешле егет, билгесез сәбәпләр аркасында бик иртә якты дөньядан китеп бара). Менә шул егет-кызларны күтәреп кенә таганга бастыра торган була, төшкәндә дә зыялылык күрсәтә. Югыйсә бәйрәм көнне төрлесе таганга менәргә тырыша бит, хәвеф-хәтәр була күрмәсен, диеп, кайгыртып тора. Бик куркусыз таган атынучылар бар иде, астан аларны карап торган халык, ах итеп, хәзер әйләнеп чыгалар, диеп, куркып тора иде. Биеккә менгән саен таганга асылган аркан җебе җыелып, төшкәндә «шалт» итеп куя иде. Берничә урында гармунчылар түгәрәк ясап, парлыларны биетә: «Чабата», «Әпипә» көенә туктамыйча бииләр.
Таган асты аннары Сәлахиев Рәмисләр бакчасы урынында булды. Әле бу вакыт та халык бик күп йөрде. Сабантуйга читтән махсус кыз күзләргә кайтучылар да биредә үзләренең парын тапты, кызлары да акыллы гына егетләрне үзләре белән гаилә корырга шәһәргә алып китте. Таган асты шулай күңелле итеп уза иде. Ул чак әле чалбар киеш юк иде бит, без үсмер кызлар аны малай-шалайларның ялан аяк лы балтырларыбызга кычыткан белән сугып киткәннәрен күбрәк искә алабыз. Тагын бер тапкыр клуб янында булып алды да таган асты, анда инде халык та бик йөрми башлады, җитмешенче елларда әлеге матур гадәт тәмамланды.
Әмма, менә шул елларда гына иң күңелле, тыныч, рәхәт чаклар булгандыр шикелле тоела!
Телгә алынган авылдашларыбызның урыннары оҗмахта булсын! Шушындый матур истәлекләрне барлап, яңартып утырулары бүгенге көндә күңелгә аңлатып бирә алмаслык рәхәтлек бирә. Кире кайтара алмаслык яшь чаклар...
Розалия Ибраһимова.
Норлат
Редакциядән: Ә мондый зур таган сезнең авылда бар идеме? Хатирәләр белән сез дә уртак лашыгыз әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев