«Табиб янына чабып түгел, очып бардым»: Улына үз бөерен биргән Ана язмышы
Мулла Иленең Канакова урамына матур йортлары белән генә түгел, ә өй алдындагы гүзәл чәчкәләре белән дә ямь биреп утыручы Рәхмәтуллиннар гаиләсенә берничә тапкыр сугылганыбыз бар. Алар «Яшел Үзән» уздырган «Чәчәкле ишегалды» бәйгеләрендә дә актив катнашты. Аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән паркны хәтерләтүче бакчаларына соклануыбыз бүген дә күз алдында. Бөтен җиһанны ап-ак кар каплаган кышкы көннәрнең берсендә кабат бу гаиләнең капкасын ачып кердек. Тормыш дигәннәре шау чәчәктән генә торса икән лә ул!
Илсөя Садыйкова фотосы
Гөлүсә Рәхмәтуллина Мулла Иле авылында 10 балалы гаиләдә дүртенче булып туган кыз. Авыл мәктәбенең 8нче сыйныфын тәмамлагач, ел ярым сыер савучы булып эшли. 17 яшьлек самими кыз, шул чакта язмышы 100 процентка үзгәрә дип, уйлап карадымы икән? Очрашып йөргән егете Хәдиснең апасы Мурманск якларыннан ялга кайта. «Өйләнсәң, сине дә үзем белән алып китәм», – дип әйтә ул. Гөлүсәдән 7 яшькә олырак егетнең, әлбәттә, «камыт кияр» чагы җиткән. Кызга тәкъдим ясый, гөрләтеп никах укыталар. Шулай итеп, яшь пар ерак юлга кузгала.
– Хәзер уйлап куям да, шаккатам: авылдан беркая бармаган яшь кыз, күз күрмәгән, колак ишетмәгән җиргә чыгып китсен әле! Поездда озатканда бик каты елаганымны хәтерлим. Әйе, яңа җирдә тормыш башлавы җиңел булмады. Бер авыз русча сүз белмәгән татар кызына бигрәк тә. Шәһәр тибындагы бистәдә совхозга эшкә урнаштым, һөнәрем булмагач, сыер саудым. Ярый ирем һәрвакыт терәк булды. Эшкә кергәндә гариза язарга да аның белән барам, хәтта хатын-кызлар консультациясенә дә (көлә). Тора-бара барысына да өйрәндем. Тырыштык, 2-3әр смена эшләдек. Беренче кызыбыз Эльвира, аннан улым Ринат туды. 16 ел эшләгәч, совхоз таркалды. Хәрби частька күчтек, анда машинистка булып эшләдем. Шуннан лаеклы ялга чыктым. Хәдискә мин бик рәхмәтле, балалар үстергәндә дә нык булышты. Ул минем бердәнберем иде һәм гомергәчә шулай булды. 47 ел яшибез һәм 17 яшемдә аңа ышанып, бәхетле тормышка өметләнеп, язмышымны аның белән бәйләвемә тамчы да үкенгәнем булмады, – дип искә ала яшьлек елларын Гөлүсә апа.
Кайда гына, нинди генә әйбәт шартларда яшәмик, һәркемнең күңеленең бер почмагында туган җирне сагыну хисе яна. Рәхмәтуллиннар да авылларына кайтып төпләнү хакында уйлана башлый. Өй салуның ние бар, дисәләр дә, бу эш җиңелләрдән бирелми. Җәен 1 айга ялга кайткан арада төзелеш мәшәкатьләренә чумалар. Беренче елны кирпеч алсалар, икенче елны нигезен булдыралар. Шулай итеп, 10 елдан артык вакыт уза, акрынлык белән булса да, хыяллары чынга аша. 2014 елда туган авылларына, яңа йортларына кайтып төпләнәләр. 36 ел яшәгән Мончегорск шәһәре белән хушлашу җиңел бирелми. Ни өчен дигәндә, балалардан аерылу ата-ана йөрәген телгәли. Инде башлы-күзле булып, үзләре балалар үстерсәләр дә, уллары өчен күңелләре әрни. Ринатлары ел саен хастаханәдә дәваланып чыкса да, хәле тотрыкланмый, бөерләре тулысы белән үз функциясен үтәми һәм анализлары начар була.
– Киленебез бу вакытта читтән торып логопедка укый иде. Казанга бер кайтуында нефрологка консультациягә языла. Ринатның авыру тарихы бәян ителгән бөтен кәгазьләрне алып барып күрсәтә. Хәтта кайбер дарулар дөрес тә билгеләнмәгән була. Шул чакта табиб, монда кайтып төпләнсәләр, операция ясау мөмкинлеге барлыгын җиткерә. Шунда бездә өмет чаткылары кабынды. Килен шатланып кайтты, – дип сөйли Гөлүсә ханым.
(Кыскартып урнаштырылды)
Язманың дәвамын газетабызның №2 (23 гыйнвар, 2026 ел) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев