«Шырдан катыгын хәтта Александр Пушкин да авыз иткән!»
Яшел Үзән районында беренче тапкыр «Катык» республика этнофестивале узачак
Якшәмбе, 18 сентябрьдә, Яшел Үзән районы Исәк авылында "Катык" этнофестивале ачылачак. Халыкчан эчемлекләренең берсенә багышланган «тәмле» чара туган ягыбыз тарихыннан башлана.
- Олы һәм Кече Шырдан авылларында гасырлар буе чын татар катыгы әзерләгәннәр. Бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри үз хезмәтләрендә дә әлеге ризыкны искә ала. 1833 елда Ширдан катыгы белән хәтта Александр Сергеевич Пушкинны сыйлаулары турында мәгълүмат бар. Бүген уникаль рецепт буенча чын татар катыгын Олы Шырданда өч йортта һәм шулай ук, музейда әзерлиләр. Безнең бурыч - бу мирасны саклап калу, аңа яңа үсеш тармагы бирү, - ди "Татар авылы" музее директоры Миңнедамир Камальтдинов.
Оештыручылар сүзләренә караганда, бәйрәм кунаклары өчен бай программа әзерләнгән: Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл республикасы фольклор төркемнәре чыгышы, катык әзерләү буенча мастер-класс һәм дегустация, халык осталары эшләнмәләре, фермер экопродуктлары ярминкәсе һәм башкалар булачак.
Сәгать 10:00 да башлана, Катык бәйрәменә килмичә калмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев