Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Сыер савучы...

Бу ике сүзне ишетүгә, ачы җилләргә бирешми, ару-талуны белми эшкә баручы апалар куз алдына килә.

Алар бәйрәм, ял көннәре дип, үзләренең эш урыннарын калдырып китә алмый. Яңа яуган карда беренче сукмакны салучы да алар.

-Авыл хезмәтчәннәре көне уңаеннан оештырылган чарада озак еллар сыер савучы булып эшләгән, мәдәният өлкәсендә һәрбер чарада актив катнашкан апаларыбыз, абыйларыбыз җыр-моңга осталыкларын күрсәтте. Сыер саву аппаратын сүтеп-җыюда көч сынаштылар. "И, онытылмаган икән әле, җыеп була икән", кайсы берләре: "Ничек онытылсын 40 ел буе эшлэп", - дип тә үзара көлешеп алдылар.

Бәйрәм “Тыныч булсын, дөньялар” дигән җыр белән тәмамланды, - дип сөйли Күгәй мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәмзия Заһидуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев