Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Суыкта да, эсседә дә – чәй

15 декабрь Халыкара «Чәй көне» буларак билгеләп үтелә. Олы Шырдан мәдәният йортында шул уңайдан бик матур бәйрәм оештырганнар. Кичәгә өлкәннәр дә, балалар да чакырылган иде. Шулай булмый ни, безнең татар халкы чәйне яратып эчә бит ул!

– «Кока-кола», «Пепси»лар заманында чәйнең иң шифалы эчемлек булуын, аның төрләре, сихәте турында сөйләп аңлаттык, – дип уртаклашты авылның мәдәният йорты мөдире Наҗия ханым Хәсәнова. – Чәй табыны кайнар коймак, «Шарлотка» пирогы, үзебезнең кырлардан җыйган җир җиләге кайнатмасы, Роза Шиһапова пешереп килгән «Медовый» торты һәм кунаклар алып килгән күчтәнәчләрдән сыгылып торды.

5 мең еллык тарихы булган чәйнең ватаны Кытай дип санала. Ләкин, татар халкы кебек тәмләп чәй эчә белүчеләр сирәктер. Туңсаң да чәй эч, эссе булса да – чәй эч!

Бәйрәмдә җирле язучыбыз Ирек Сафин үзенең яңа гына иҗат иткән шигырьләре белән дә сөендергән. Барлык катнашучыларга рәхмәт әйтеп, шулай тыныч көннәрдә чәй табыны артында очрашулар насыйп булсын, дигән изге теләктә таралышканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев