Сугышта – батыр, тынычлыкта – галим
КФУ профессоры СССР һәм Европа шәһәрләрен фашистлардан азат итүдә катнашкан
Күренекле якташлар.
Бөек Ватан сугышында катнашкан тагын бер күренекле якташыбыз турында мәгълүматны безгә Яшел Үзән эзтабары Рәхимулла Гарифуллин тәкъдим итте.
Рәфкать Бикмулла улы Таһиров (фотода) 1924 елда Татар Әҗәле авылында крестьян гаиләсендә туган. Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаганнан соң, тулы бер уку елы мәктәптә балаларга математика, физика һәм химия укыткан. 1942 елның февралендә аны завуч итеп куялар, ә августта ул эшче-крестьян Кызыл армиясенә (РККА) мобилизацияләнеп, Арзамас пулемет-миномет училищесына җибәрелә.
1943 елның февралендә ул кече лейтенант дәрәҗәсендә Курск боҗрасы сугышларында катнашучы 38нче армиягә эләгә. Әмма бәрелешләрнең икенче көнендә үк яралана. Госпитальдән чыгу белән Баш командование резервы миномет бригадасының 12нче бүлегендә хезмәт итә. Аның составында Киев, Фастов, Житомирны азат итүдә катнаша һәм икенче тапкыр яралана. Аннан соң тагын сафка кайтарыла: Дукля үткелендә (Карпат), Сандомировск плацдармында (Польша), Берлин операциясендә катнаша. Берлин өчен барган сугышларда аны дивизион штабы начальнигы итеп билгелиләр, Праганы азат итүдә катнаша.
Рәфкать Таһиров 1948 елда гына демобилизацияләнә. Батырлык һәм геройлык өчен Кызыл Йолдыз, Бөек Ватан сугышының 1нче һәм 2нче дәрәҗәдәге орденнары һәм «Батырлык өчен», «1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Праганы азат иткән өчен», «Дукля геройларына» медальләре белән бүләкләнә.
Ул демобилизациядән соң профессиональ хәрби булырга планлаштыра, әмма аны хәрби академиягә сәламәтлеге торышы буенча алмыйлар. Аның урынына фән талантлы галимгә ия була.
Рәфкать Таһиров Казан Дәүләт университетының физика-математика факультетында укый, аннан соң аспирантурада. 1957 елда ул физика-математика фәннәре кандидатлыгы дәрәҗәсенә диссертация яклый һәм ассистент булып эшли. 1959 елдан ул – молекуляр һәм җылылык күренешләре кафедрасы доценты. Шуның белән бергә Рәфкать Таһиров физика-математика факультеты деканы урынбасары да була. 1967 елдан – гомуми физика кафедрасы мөдире.
Ул фәнни эшчәнлек баскычларыннан бертуктамый күтәрелә, докторлык диссертациясен яклый һәм профессор дәрәҗәсенә җитә, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе исеменә лаек була.
Фәнни эшчәнлеге барышында ул «Физикага югары вакуум кертү һәм аны куллану» китабы, 160 фәнни эш, 13 укыту-методик эш, 9 уйлап табу һәм патент авторы була.
Рәфкать Таһиров фәнни, педагогик һәм җәмәгать эшчәнлеген дә бер-берсенә уңышлы бәйләп алып бара. Мәктәп укучылары һәм студентлар каршында күп чыгышлар ясый, чөнки киләчәк буынга Бөек Ватан сугышы һәм совет солдатының геройлыгы турында сөйләүне үзенең бурычы итеп карый.
Профессор Рәфкать Бикмулла улы 2015 елның 25 апрелендә вафат була.
Мондый дәрәҗәдәге шәхес белән Татар Әҗәле генә түгел, район да, республика һәм дәүләт тә бик нык горурлана. Шундый якташларыбыз белән горурланудан тыш, аларның хезмәт уңышларын белеп һәм үрнәк алып яшик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев