Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Сугыш чоры балалары, тылдагы хатын-кызлар хакында истәлекләрне барлый.

Акъегет авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Фирдус Нотфуллин, Рәшидә Борһанова бик мәгънәле, файдалы проект башлаган.

Алар Баксаң, дәү әниләребезнең җыерчыклы куллары, ягымлы карашы, моңсу күзләре күпме вакыйгаларга шаһит, никадәр истәлекләр саклый икән.
Урман да кискән алар, мичкә дә яккан, ашарына да пешергән, ир-атлар эшен дә башкарган, сабыр гына сугышка киткән якыннарын: кайсы әтисен, абыйсын, энесен, улын, кемдер сөеклесен, ирен кайтыр дип көткән. Бу истәлекләр киләчәк буынны тәрбияләү, авыл тарихын язуда да зур мәгънәгә ия.
Дәү әнием Зәйтүнә Яруллинага сугыш башланганда 10 яшь кенә була. Бу көнне ул куркыныч төш кебек искә ала иде.
«Апам белән икебезне әни Яшел Үзән шәһәренә аяк киемнәре алырга дип алып киткән иде. Анда бер кич кундык. Икенче көнне хәбәр таралды: «Сугыш башланган!» Әтиебезне күрми калабыз дип, елашабыз. Ничек тә авылга кайтырга кирәк. Поезд расписанияләре үзгәреп беткән. Кая карама, төркем-төркем егетләр, вокзал тирәсендә солдатлар җыелган. Безгә кирәкле поезд ярты юлга кадәр генә булды. Җәяү чак кайтып җиттек, – дип сөйли дәү әнием. Берничә көннән әтиләре Бикмулланы сугышка чакыралар. Ул чакта аның ашказаны каты авырта, ныклап ашый да алмый. Бәлки авыргач, дәваланырга вакыт бирерләр дип өметләнсәләр дә, ул 4 баласын, хатынын калдырып, сугышка китә. Башта аларны Мари Эл республикасына Суслонгер урманына агач кисәргә җибәрәләр. «Әни әти янына берничә тапкыр барып та кайтты. Соңгы очрашулары гына үкенечле үтте», – дип сөйли иде дәү әнием. Ире Бикмулласының күрешүгә чыгуын әбием Бибинур күпме генә көтсә дә, ул күренми. Иренә дип пешереп килгән тавыгы да суынып бетә. Инде караңгы төшә башлагач, соңгы поездга өлгермәм дип куркып, әбием күз яшьләренә буылып, урман аша вокзалга таба чаба. Ул да китә, берничә минуттан бабай да чыга. Тик күпме кычкырса да, җавап бирүче булмый. Икенче көнне алар сугышка керә. Бабай хәрби бәрелешләр вакытында каты яралана. Казахстан ягында госпитальдә дәвалана. Кызганыч, сугыштан кайтмый.
«Әти сугышка киткәч, бик авыр булды. Апам белән әнигә аш-суда, бакча эшләрендә, ике кечкенә энебезне тәрбияләүдә ярдәм итәргә тырыштык. Балалардан тыш, өйдә өлкән яшьтәге ике авыру әби дә бар иде әле. Ачтан үлмәс өчен яшелчә үстереп, Чуваш авылларына алып барып сата идек. Ун чак рым ераклыктагы базарга арба белән кишер, кыяр тартып барабыз. Саткан акчага 3-4 кило он алабыз», – дип исә ала иде дәү әни. Берсендә бөтенләй әнисез кала алар. Авылдагы барлык хатын-кызларны окоп казырга җибәрәләр. Ул чакта дәү әни 13 яшьлек апасы белән ике энесенә, авыру ике карчыкка төп терәк була. Йорттагы барлык эшләр алар җилкәсендә кала.
Аллаһы адәм баласына сынау белән бергә сабырлык та биргән. Ниһаять, көтелгән җиңү көнен күрергә насыйп була. «Ул көнне без кәбестә утыр та идек. Авылга берәм-берәм җиңү яулаган батырлар кайта башлады. Әмма күпме көтсәк тә әти күренмәде. «Хәбәрсез югалган» дигән хәбәре генә килде. Без аны озак еллар кайтыр дип уйлап, могҗизага ышанып яшәдек. Әни дә, Бикмуллам исәндер дип, өметен өзмәде. әти белән 14 кенә ел яшәп калдык шул», – дип өзгәләнә иде дәү әнием.
Дәү әни озак еллар колхозда, төрле эшләрдә хезмәт иткән. 1950 елларда Молотов урманында агач кисүдә катнашкан. 7 ел дәү әти белән очрашып йөргәннән соң алар язмышларын уртак итәргә булганнар. «Бабаегызның урамыбыздан зәңгәр майка, кара кәчтүм киеп, гармун уйнап узганын карап кала идем», – дип сөйләгәне истә дәү әнинең. Ул чакта кулга кул тотынышырга да оялганнар. Бер-береңә мәхәббәт аңлату парлашып таганда атыну булган. Дәү әнием авылда абруйлы, ишле мулла гаиләсенә килен булып төшкән. Ул чакта кайнатадан тел яшерү дигән нәрсә дә булган әле. Ризык пешерсә, эш башкарса да, дәү әни кайнатасына сүз әйтергә кыймаган. 30 ел кайнана белән яшәгәннән соң, аны кадерләп соңгы юлга озаткан. Дәү әти белән алар 3 бала тәрбияләп үстергәннәр, алты оныклары бар.
Кызганыч, бүген дәү әти дә, дәү әни дә арабызда юк. Күпме сөйләнмәгән хатирәләр, әйтелмәгән сүзләр калгандыр. Дәү әнинең зәңгәр күзләре әле дә күзалдымда. Сагышларны кайнар төер итеп эчкә йота белә иде ул. Беркайчан кеше белән бәхәсләшмәде, сабыр булды. Күңеле тулган чаклар да аз булмагандыр, сиздермәде. Хәзер дәү әниемнең төп нигезендә йозак. Ләкин вакыт булган саен анда кайтырга, каралты-кураны карарга, бакчаларга яшелчәләр утыртырга тырышабыз. Йорттагы һәр нәрсә дәү әни җылысын саклый. Күкләребез аяз, дөньялар имин булсын.
Эльвира Мозаффарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев