Сугыш чоры баласы Сания апа: «Безне әти кайтыр дигән өмет яшәтте»
Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеен каршы алырга әзерләнгән көннәрдә без Юынчы авылында яшәүче бердәнбер тыл ветераны Сания апа Шәйхуллина белән очраштык. Быел 95 яшьлек юбилеен каршы алучы ак әби безне елмаеп, көр күңел белән каршы алды.
– Барысы да Аллаһка шөкер, шул сәламәтлек тә азрак какшап тормаса. Картлык үзенекен итә. Авылда мин иң олысы бит. Без бер чамадагы 30 кеше идек, бүген берсе дә юк инде. Шуларны сагынып, уйлап ятам, – дип сүзен башлады ул.
Сания апа сугыш чоры баласы. Хәер, бала дип әйтү дөрес тә булмас. Ул чор яшүсмерләренә зурлар хезмәтен артыгы белән үз җилкәләрендә татырга туры килә.
– Әти армиягә киткәч, дүрт бала калдык. 12 яшьтән колхоз эшенә чумдым. Кием-салым да чамалы, юклык заман. Язын сулы баздан бәрәңге сайлый идек, фермада да озак эшләдем. Аннан урманга утын кисәргә җибәрделәр. Кайткач та шул ук тавык-чебеш, сарыклар, бозаулар карадык. Авырлык белән җан асрарга тырыштык, – дип хәтер йомгагын сүтә Сания апа. – Сугыш чорыннан күңелгә уелып калган бер хатирәне дә сөйлим әле, никтер онытылмый. Элек мәчет бинасында балалар яслесе иде. Безнең әни Зәйнәп апа белән сабыйлар карады. Сугыш башлангач, бакча бетерелде һәм анда Мәскәүдән берничә марҗа кайтып яши башлады. Безнең бакча артындагы зур чокырда сыбызгы агачлары күп үсә иде. Шул агачны ягып бетерделәр, бездән балта сорап торганнары да истә. Байтак яшәгәч, Мәскәүдә сугыш бетте, дигәч үк, җыенып өйләренә кайтып киттеләр. Ә безне әти кайтыр дигән өмет яшәтте. Әмма андый бәхет елмаймады, гомере Сталинград сугышында өзелде.
Сания апа Зәбихулла абый белән гаилә корып, 7 балага гомер бүләк иткән Ана. Тик бәгырь җимешләрен югалту ачысын да кичерергә язган аңа. Дөм сукыр баласының 12 яшендә, бер улының гомере лаеклы ялга чыкканчы өзелә. Ире Зәбихулла абыйның бакыйлыкка күчкәненә дә ун ел вакыт узган. «Яшь чагында ир затын, гомумән, сөйми, егетләр яныма утырса да, торып китә идем. Зәбихулланы яраттым. Үлгәнче «матурым» дип кенә торды. Кыйнамады, сукмады, тату яшәдек», – дип дәвам итә әңгәмәдәшем.
Юклык заман дип, уфтанып утырмый ул чор апалары. Итәк тулы баланы үстерәсе, кеше итәсе бар. Бу якларга хас һөнәр – шәл бәйләү үзенә күрә бик шәп кенә кәсеп була. Сания апа да кул эшенә бик оста. Әнисе йон эрләсә, кызы атнасына ике шәл бәйли торган була. 8 чакрым ераклыкта урнашкан Кармышка барып саталар, шул кергән акчага кирәк-ярак, азык-төлек җыеп кайталар. Авылга ат белән килеп тә җыялар. Шулай итеп, ишле гаилә шәл бәйләүдән кергән хисапка җан асрый. Сания апа гомере буе бәйли. Ышанасызмы, юкмы, йон белән энәләрен дә күптән түгел генә читкә алып куйган әле ул. Кул эшләре җаныма тынычлык, күңелемә рәхәтлек бирә иде, дип сөйли.
Сания апага карап торам да, сөбеһанАллаһ, дип сокланып куям. Күпме михнәт, кайгы-хәсрәт кичереп, бүген дә аек акыл белән фикер йөртүе, сабырлыгы яшь буынга үрнәк. 95не һич кенә дә биреп булмый әле сезгә дигәч тә:
– Киленем Ләйсән әйбәт, картаерга юл куймый. Минем киленнәр кебек Татарстанда да юктыр ул, акыллым! Әнә ул даруларны гына карагыз. Ал дип тә әйтмим, файдасы булсын дип алып кайтып куя. Хәзер дөнья рәхәтендә яшибез, шөкер. Авылда да шәһәрчә. Балалар да бик тәрбияли, тик картлык кына җитте. Аллаһ миңа гомерне кызганмады. Сораганга күрә биргәндер инде. Оныкларның «дәү әни» дип өзелеп торулары җанга рәхәтлек бирә, күңел тулып китә. Менә аларның үсүен күрү – зур бәхет!
Язмам героена быел ноябрь аенда, Аллаһ кушып, 95 яшь тулачак. Сания апа, быелгы юбилей көннәрен исәнлектә каршы алырга язсын. Бүгенгедәй якыннарыңның яратуын тоеп, кадерле әни, дәү әни булып яшә әле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев