Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Старт бирелде! Осиновоның яңа универсаль спорт залында беренче ярышлар узды

Ике авыл мәктәбе укучылары һәм укытучылары универсаль спорт залында волейбол турнирын чын вакыйга дип атады.

Залның ачылышын авыл үзәгендә аның төзелеше башланганнан бирле зарыгып көттек.

Һәм менә беренче спорт ярышлары. Аларда малайлар командасы да, кызлар да катнашты. Җиңүчеләргә медальләр, грамоталар һәм кубоклар тапшырылды. Чара ахырында дәртле музыка астында катнашучыларны чәй белән сыйладылар.

Исегезгә төшерәбез, спорт залының техник ачылышы узган елның декабрендә булды. Шуннан соң документларны рәсмиләштерү башланды һәм менә хәзер спорт залы этаплап үз эшен башлый.

- Расписание төзелгән инде. Хәзер биредә яшь волейболчылар һәм баскетболчылар шөгыльләнә башлаячак, тиздән мини-футбол буенча дәресләр башланачак. Бокс секциясе тренер вакансиясен ачты. Кызганычка каршы, файдалануга тапшыру мәсьәләсе тиз түгел, әмма нәтиҗәдә безнең зал авылның спорт тормышы үзәге булыр дип өметләнәбез, - дип билгеләп үтә җирлек башлыгы Альберт Сәлимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев