Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Социаль марафон

"Безгә бер юлдан": Зеленодольск районының тәрбиягә бала алган гаиләләр клубында фикер алышкан проектны шулай дип атадылар.

Районыбызның тәрбиягә бала алган гаиләләренең җылы даирәсе 4 май көнне Васильево бистәсендә очрашты. Анда "Чистые сердца" хәйрия фонды кураторлары һәм "Waysmart skills" экспертлары - Казан шәһәренең күнекмәләр һәм һөнәри юнәлеш бирү мәктәбе; ЗМР опека һәм попечительлек бүлеге вәкилләре; озата бару хезмәте белгечләре һәм аларны алмаштыручы ата-аналар катнашты. Зеленодольск муниципаль районында тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы рәисе булып Миңнуллина Рәисә Рәшит кызы тора.

Көн тәртибендә төп тема: тәрбиягә бала алган ата-аналар белән эшләүче кураторлар белән “Эмоциональ яну. Ата-аналар ресурсларын торгызу" иде.

"Тәрбиягә бала алган гаиләләрдә ярдәм итүче мохит формалаштыру", "Тәрбиягә бала алган ата-аналар өчен социаль навигатор" кебек калган юнәлешләр, мондый гаиләләргә һәрьяклап ярдәм итү өчен акцияләр һәм программалар түгәрәк өстәл барышында хәл ителде.

Очрашу иркен һәм дустанә шартларда узды, бу ата-аналар һәм белгечләр белән тагын да нәтиҗәлерәк хезмәттәшлеккә ярдәм итә. Җәмгыятьтә гаилә абруен күтәрүгә, тәрбиягә бала алган гаиләләрдә мөнәсәбәтләрнең уңай тәҗрибәсен таратуга, балалар һәм ата-аналарның уртак иҗат традицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән уникаль проект бертавыштан хупланды.

Куелган бурычларга ирешү өчен эш планы төзелде, шулай ук тәрбиягә бала алган гаиләдә килеп туган мөһим проблемалар һәм аларны хәл итү вариантлары турында фикер алыштылар.

Чара чәй табыны артында тәмле ризыклар белән сыйланып, тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен "Чистые сердца" хәйрия фондыннан күңелле бүләкләр бирү белән тәмамланды.
Ата-аналар бу очрашудан шәп потенциал, ә кураторлар һәм кунаклар киләчәк хезмәттәшлек өчен яңа идеяләр белән баеды.

Барлык катнашучылар да киләсе очрашулар насыйп булсын дигән теләк белән таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев