Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Сорау-җавап

– Норлат авылы зираты янындагы чүп контейнерлары мәйданчыгы аяныч хәлдә.

Совет һәм Почта урамы башындагы савытларны шунда алып килеп атканнар. Иң сәере шул: биредә берничә контейнерны әйләндереп каплап куйганнар. Чүп тә салып булмый, аптыраш инде менә. Нинди хәл соң бу? Бер якта – зират, икенче якта – мәчет, каршыда – балалар мәйданчыгы.

Норлаттан укучыгыз.
 

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү өчен без Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаровка мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне аңлатты:

 
– Беренчедән, бүгенге көндә Норлатта чүп контейнеры мәйданчыкларын ремонтлау эшләре бара. Шуңа күрә дә ул урамнардан савытларны вакытлыча бирегә китердек. Икенчедән, бу чүп мәсьәләсенә килгәндә, халык бик тәртипсезләнде. Каты көнкүреш калдыкларны гына ташларга тиеш бул­салар да, тиресләрен, ватык караватларын, тәрәзәләрен, чыбык-чабык­ларны савытлар тирәсендәге территориягә ташлыйлар. Шулай итеп, бөтен тирә-юньне ямьсезлиләр. Контейнер тирәсендәге чүп өемен юк итәр өчен без техника ялларга тиеш булабыз. Һәм бу эш үзсалым акчасына башкарыла. Чөнки авыл җирлегенең халык ташлаган чүпне чистарту өчен акчасы юк. Ә бит ул үзсалым юллар салу, ут кую һәм башка мөһимрәк эшләргә тотылыр иде. 50 яңа капкачлы чүп контейнерларына заявка бирдек. Вакытлыча барган кыенлыкларга түзеп торуыгызны сорыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев