Сорау-җавап
– Карагуҗа авылыннан шалтыратуым иде.
Безнең авыл юлларын ник чистартмыйлар икән ул? Узган шимбәдә техника килде, Үзәк урам ялт итте, ә безнең Новая урамы читтә калды. Андый вак-төяк урамнар «Маршрутный лист»та бөтенләй юкмы һәм анда кеше яшәми дип уйлыйлармы икән? Балалар читкә йөреп эшли, машиналарын калдырып керәләр, без җәяүләп тә чак йөрибез. Үзсалым акчасын түләп барабыз бит. Җитәкчелек җавап бирсен иде.
– Чынлап та, бу урамны чистартмый киткәннәр, чөнки техника ватылган. Аның урынына башкасы җибәрелгән, калган урамнар да кардан чистартылды, – дип җавап бирде Олы Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы Раилә Хөснетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев