Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Сорау-җавап

Кызлар Мулла Иленнән шалтыратуым иде.

Мин барлык яңалыкларны, шул исәптән сезнең «Яшел Үзән» сайтын күзәтеп барам. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә барлык җирдә дә кием-салым, акчалата ярдәм җыелды. Аларны матур итеп җирлек башлыклары алып барып бирде. Норлат авылында яшәүче Фәрит Зыятдинов белән авыл җирлеге башлыгы әллә ничә тапкыр Яшел Үзәнгә илтеп тапшырды. Игелекләре үзләренә меңе белән кайтсын. Безнең авылда да җыйдылар үзе. Ләкин китапханәдән ары узмады. Китапханәчедән сораган идек тә, әйберләрне алып китмәделәрме әле дип, «юк» дигән җавап ишеттек. Ышанып, беренчеләрдән булып акчасын да, киемен дә биргән идек бит. Кайчан илтеп тапшырырлар икән, ил-көннәребез генә тыныч булсын иде инде. Барыбыз да шуны телибез.

Газета укучыгыз.


– Хәрби хәрәкәттә катнашучыларга ярдәмнең җыелып бетүен көттек. Бер әрҗә, бер әрҗә генә шәһәр гә ташый алмыйм бит инде. Бу атнада битараф булмаган авылдашлардан җыелган ярдәмне илтеп тапшырачакбыз, дип җавап бирде Мулла Иле авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев