Солдатлар кайтты авылга
Солдат кайта Хезмәт итеп, чиста вөҗдан белән, Солдат кайта туган ягына, Инде тагын хатлар язасы юк Дусларына, туганнарына.
Алла кушса, тиздән өйдә булыр,
Барысын да кысып кочаклар.
Һәм яктырып китәр йөрәкләрдә
Аны көтеп янган учаклар.
Шатлык иңәр туган нигезенә,
Бар дөньялар китәр ямьләнеп.
Ил сакларга киткән яшь егетләр
Сау-сәламәт кайтсын әйләнеп.
Исхак Файзуллин,
- Түбән Урысбага авылы җирлегендә шатлыклы хәбәр. Үзләренең хәрби бурычларын үтәп җирлеккә кергән 4 егет: Салават Җиһаншин, Ильяс Шиһапов, Айдар Төхвәтуллин, Сәет Хәйруллин Аллаһка шөкер туган якларына исән - сау, чын ирләр булып кайтып җиттеләр. Солдатларыбызга карап кына торасы килә, күз тимәсен! Егетләрнең кайтуын әти-әниләре, якыннары гына түгел авылдашлар да түземсезлек белән көттек! Егетләребезгә алга таба уңышлар телибез, - дип шатлыгы белән уртаклашты Руфия Мөхетдинова.
Егетләрнең туган ил, Ватан алдында хәрби бурычларын намус белән үтәп, туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуларына без бик шатбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев